Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт колониясе хезмәткәрләре башкарма комитет җитәкчесе белән очрашты

Очрашуда төзәтү учреждениесенең җитештерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

8 нче төзәтү колониясе хезмәткәрләре Әлмәт район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов белән очраштылар.

Очрашуда учреждениенең җитештерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Шулай ук колония хезмәткәрләренең районның бюджет һәм муниципаль предприятиеләреннән заказлар әзерли алуы турында да сөйләделәр. Мисал өчен, хәзер анда йон башмаклар җитештерәләр. Эшмәкәр 10 мең пар җитештерергә заказ биргән. Моның өчен кирәкле җиһазлар куелган һәм 18 хөкем ителүче эшкә урнаштырылган, дип яза Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе ТР буенча идарәсе сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса