Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераны белән хушлашалар

Бөек Ватан сугышы ветераны, сәламәтлек саклау отличнигы, югары категорияле табиб-фтизиатр Габделбари Вагыйз улы Габдрахимов вафат булды.

Габделбари Вагыйз улы актив тормыш позициясе кешесе иде. Аны Әлмәттә генә түгел, аннан читтә дә күпләр белә иде.

1943 елның мартында ул фронтка алына, Беренче Украина фронтында сугыша, Днепрның уң ярын азат итүдә катнаша. 1943 елның ноябрендә күпсанлы авыр кыйпылчыклы җәрәхәтләр ала, ләкин сафка кире кайта.

Сугыштан соң Габделбари Вагыйз улы Башкортстан медицина институтын тәмамлый һәм бөтен гомерен туберкулезга каршы көрәшкә багышлый.

Габделбари Вагыйз улы 43 ел Әлмәт туберкулезга каршы диспансерында эшли, шуның 18 елын баш табиб булып эшли. Аның җитәкчелегендә Татарстанда беренче типовой диспансер бинасы төзелә, ул туберкулезны актив ачыклау буенча алдынгы тәҗрибә базасына әверелә.

Бүгенге көндә Әлмәт районында 7 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның һәркайсы-батырлык, фидакарьлек һәм үз эшенә тугрылык үрнәге.

Без Габделбари Вагыйз улының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса