Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт идарәче компаниясе-торак-коммуналь хуҗалык системасына күпфатирлы йортлар кертү буенча антилидер

ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүмат урнаштыру буенча үз йөкләмәләрен санга сукмаган идарәче компанияләр рейтингын төзеде.

300дән артык идарәче оешма татарстанлыларның хокукларын чикли: йортларның кадастр номерларын торак-коммуналь хуҗалык системасы ДМС кертмәгәннәр. Системада 1259 күпфатирлы йорт турында мәгълүмат юк. 

   Антилидер – Әлмәтнең «УКЖД «Новация» ҖЧҖ, 98 күркатлы йорт буенча мәгълүматны кертмәгән. Икенче урында – Бөгелмәнең «Нефтяник» ИК» ҖЧҖ, 77 йортның кадастр номерын кертмәгән. Казанның «Вахитов районы ИК» ҖЧҖ «бронза» – 63 йорт буенча мәгълүмат юк.  

    Әлмәт районыннан берничә шундый идарәче компания – «Новации»дән тыш, тагын «ЖЭУ 11» ҖЧҖ, «ЖКХ» МУП. Намуссызлар арасында башкаланыкылар да күп. Алга таба – Тукай, Зеленодольск, Лаеш һәм Питрәч районнарыннан идарәче компанияләр. 
    Бу нәрсәсе белән файдалы? Ни өчен КФЙ турында мәгълүмат ТКХ ДМС булырга тиеш. Беренчедән, бу үтә күренмәлелек. Әгәр йорт турында мәгълүматлар кертелгән булса, яшәүчеләр:
- башкарылган эшләрне һәм өйгә күрсәтелә торган хезмәтләрне контрольдә тота, 
- ресурслар белән тәэмин итү һәм идарә итү шартнамәләрен электрон рәвештә төзи,
- идарәче оешмаларга һәм хакимиятнең җирле органнарына мөрәҗәгатьләр юллый,
- гомуми җыелышта онлайн катнаша ала.
    Соңгы пункт бу очракта имзаларны һәм җыелыш карарын ялганлап булмавы белән бик мөһим – кемнең һәм нәрсә өчен тавыш биргәнлеге шунда ук күренә. 
    Икенчедән, система торакларны карап тотучылар белән милекчеләрнең үзара хезмәттәшлеген җиңеләйтә һәм тизләтә. Онлайн режимда системаның рәсми сайты аша татарстанлылар: 
- торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен счетларны карый һәм түли,
- исәпләү приборларында күрсәткечләрне кертә,
- торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч булу-булмавы турында белешмәләр соратып ала,
- планлы эшләр һәм йорттагы авария хәлләре турында белә ала. 

       Идарәче оешмаларның активлыгына этәргеч бирү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан әлеге затларга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштырмау» дигән 13.19.2 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында районнарның прокурорларына хатлар җибәрелде.

ТР ДТИ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса