Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы матбугат хезмәте һәм шәһәр автомобиль юллары идарәсе Әлмәт укучылары өчен чираттагы экскурсияне үткәрде

Бу юлы кунакка 2 нче мәктәп укучылары барды.

Инде икенче тапкыр Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте шәһәр автомобиль юллары идарәсе  белән берлектә мәктәп укучылары өчен мавыктыргыч экскурсия оештырды. 

Экскурсия вакытында укучылар юл хезмәтләре эшенең үзенчәлекләре белән таныша алдылар, хәтта үз күзләре белән асфальт җәю процессын да күрә алдылар. Баш инженер  Рафис Нуришанов кызыксынучан балаларның барлык сорауларына җентекләп җавап бирде. Дима исемле малай аеруча кызыксыну белдерде. Аңа 8 яшь кенә, ә ул инде өлкәннәрчә сораулар бирә. Активлыгы өчен бүләк алды!

Мондый экскурсияләр күркәм традициягә әверелә бара. Балаларга шәһәр урамнарыннан карны ничек чистартуларын күрсәтү, хәтта аларны кар чистарту техникасында йөртү планлаштырыла. Үз эшенең профессионаллары белән тере аралашу балаларда чын кызыксыну уята һәм аларны яңа ачышларга илһамландыра, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса