Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күз күрер өчен яратылган

Очлы күзле шәһәрдәшләребез калабыз биләмәләрендәге кимчелекләрне, күңелсез күренешләрне тиз арада фотога төшереп, редакциябез почтасына, социаль челтәрләрдәге пабликларга, я булмаса «Халык контроле» дәүләт системасына юллый торалар.

Сүзебезне шәһәр пляжыннан башларга булдык. Шәһәребезнең иң популяр урынында халык һәрдаим күп була. Суының коенырга яраклымы-юкмы икәнен төгәл белмәсәләр дә, әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары бик ярата инде бу урынны. Мәдәни чаралар да бик күп уздырыла анда. Шулай да биредә күп кенә  ватыклык-җимереклекләргә тап булырга туры килә. Мисал өчен,  халык күп йөри торган күперне генә алыйк. Әлеге күпернең кайбер урыннарында такталары ватылган яки бөтенләй юк, култыксаларының шөрепләре коелганлыктан, аларга тотынырга да куркыныч. Күпернең аргы ягындагы җәяүлеләр йөри торган урында юл инде ничә еллар бөтенләй җимерек хәлдә тора. Мәйданчыктагы атынгычлар да ремонт көтә. Күпләр хәтерлидер әле,  2017 елны пляж территориясендә төрле предприятие һәм оешма коллективлары көче белән меңләгән алма һәм груша үсентесе утыртылган иде. Әле ул үсентеләргә исемле биркалар да беркеттеләр. Монысы инде үз агачыңны танып, карап-кайгыртып тору өчен шулай эшләнде. Агач утыртучылар әлеге еллар дәвамында үзләренең үсентеләре янына берәр тапкыр гына булса да барып кайтканнардырмы-юкмы,  анысы билгесез, тик бүгенге көндә агач араларын үлән басып киткәнлеге билгеле. Пляж биләмәләрендә россиякүләм дәрәҗәле фестивальләр, концертлар, спорт чаралары уза. Әлбәттә, мондый күренешләр нефтьчеләр башкаласын бер дә бизәми.

«Яшьлек» скверындагы юл да калабызны матурламый. Сквердагы брусчатканың кайбер ташлары кубып юкка чыккан. «Биредә бала-чага самокатларда йөрергә ярата. Самокат тәгәрмәчләре әлеге ташы купкан урынга эләгеп егылучылар да байтак. Коляскалы әниләргә дә әлеге урыннарны үтү кыенлыклар тудыра», - дип хәбәр итә әлмәтлеләр.

Ленин урамы буйлап барганда Шарлавыклы буалар кырындагы баскычларның торышына күз салырга да киңәш итә газета укучыларыбыз. «Биредәге баскычларның ян-яклары кырылып төшкән, кирпечләре күренеп тора. Анда ремонт башларга җыеналармы яки башка сәбәпләр бар микән?» дигән аптыраулы мөрәҗәгатьләрне күп ишетергә туры килә. Әлеге урынны төзекләндерергә кирәклеге көн кебек ачык инде анысы, бәлки, җитәкчеләр бу мөрәҗәгатьләргә игътибар итәрләр әле. Әнә, Төзүчеләр проспектындагы җир асты кичүен, ниһаять, ремонтлый башладылар бит. Шулай, нишлисең инде, күз күрер, колак ишетер өчен яратылган.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса