3000 операция, югалтулар юк
Республикабыз башкаласының клиник хастаханәсе базасында эшләп килүче хәрби госпитальдә махсус хәрби операциядә яраланган сугышчыларга югары технологияле сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә
Биредә табиблар һәр көн саен бирегә килеп эләккән хәрби хезмәткәрләрнең тәннәреннән кыйпылчыклар алып, һәрберсенең тормышын саклап калу өчен көрәшәләр. Пациентларга кыйммәт торучы операцияләр ясала һәм моның өчен бер тиен дә акча алынмый.
Хәрби эшчәнлеккә катнашы булган егетләр сөйләвенә караганда, хәзер сугыш хәрәкәтләре зонасында яралануларның күп өлеше мина шартлаудан алынган имгәнүләргә һәм тәндәге кыйпылчыкларга туры килә. Кайбер вакытта бронежилетлар плитәләре дә имгәнүдән саклап кала алмый. Корсак һәм күкрәк өлешләренә зыян килү кыр шартларында эшләүче хирургларга бик күп проблемалар тудыра. Шуңа да яралыларны фронт линиясеннән шактый еракта булган тулыкыйммәтле госпитальләргә озаталар.
Республика клиник хастаханәсе базасында эшләп килүче госпитальдә күкрәк читлеге органнарына операцияләр үткәрәләр, икенче төрле әйткәндә, бу торакаль хирургия дип атала.
– Мондый җәрәхәтләнүләрнең үзенчәлеге булып күп кан югалту, исән калу ихтималы аз булу тора. Безнең торакаль хирурглар, анестезиологлар командасы күптән түгел үтә дә катлаулы операция үткәрде. Сугышчының күкрәк читлегеннән мина кыйпылчыкларын зур булмаган кисемнәр аша алдык. Хәзерге вакытта пациент тернәкләнү үтә, инде дренаж көпшәләренең күп өлешен алдык, сугышчы савыгуга таба бара. Шуны әйтәсем килә, хәрбиләрнең күбесе кыйпылчыкларны ыргытмавыбызны сорыйлар, аларны трофей итеп үзләрендә калдырасылары килә, - дип аңлатма биреп үтте республика клиник хастаханәсе каршындагы хәрби госпитальнең торакаль хирургы Константин Шкляев.
Константин телгә алган, позывное «Гена» булган әлеге сугышчы ике ай ярым дәвамында күкрәгендәге кыйпылчык белән йөргән. Аркасына ята алмаган, бөтен тәне авырткан. Һәм бары тик үз Ватанында, Казанга кайткач кына табиблар аны бу сызлану-газаплардан коткаралар. Операциянең катлаулылыгы шунда, кыйпылчык сугышчының нәкъ йөрәге артында «яшеренгән» була. Хәрби хезмәткәр яраланган өчен үзенә тиешле түләүләрне алганын да сөйләде.
– Операциядән соң хәлем сизелерлек яхшырды, хәзер иң мөһиме – ахыргача савыгу, дусларым, туганнарым көтәләр. Әни гел килеп тора, һәрвакыт янәшәмдә. Баштарак мин Екатеринбургта госпитальдә ике атналап яттым, анда берни дә эшләтә алмадылар, ә биредә алындылар, рәхмәт барысына да, – дип фикерләре белән уртаклашты Гена.
Казанга илебезнең төрле төбәкләреннән МХОга киткән сугышчыларны китерәләр, шулай да пациентларның 30 процентлабы – Татарстаннан киткән сугышчылар. Бу инде контракт төзергә җыенган кешеләр өчен алгы сызыкка кайсы төбәктән китү яхшырак икәнен уйларга мөһим аргумент.
Бер яралы сугышчыны дәвалауга уртача 30 көнләп вакыт китә. Биредә бар нәрсә дә бушлай. Хәзерге вакытта монда эшләүче медикларның бер өлеше бәрелешләр линиясендә булып, хәрбиләр теле белән әйткәндә, «ленточка артында гына» операцияләр ясаганнар.
– Һәр пациентның тормышын саклап калу – безнең алда торган максат әнә шул, – дип сөйли РКБ баш табибының медицина өлеше буенча урынбасары, хастаханә базасындагы хәрби госпиталь җитәкчесе Михаил Бурмистров. –
Бер пациентка операция ясау өстендә биш-алты белгеч эшли, чөнки эш күп этаплы. Авырулар берничәшәр операция кичерәләр. Без хәтта ампутация булырга тиешле аяк-кулларны да саклап калырга тырышабыз, андый авырулар җидешәр ай яттылар. Бездә өч мең пациент дәвалану узды инде, һәм берсен генә дә югалтмадык. Күз генә тимәсен, операцияләр катлаулы, күтәрә алмау куркынычы зур булса да, без сугышчыларның барысын да саклап кала алдык. Бернинди имеш-мимешләргә дә ышанмагыз – без сугышчылардан бер тиен дә акча алмыйбыз. Икътисади күзлектән караганда, хәтта Оборона министрлыгы реестрында каралмаган югары технологияле операцияләр ясап, бюджетка зыянга эшлибез. Спонсорларны, хәйриячелек фондларын җәлеп итәргә тырышабыз. Мисал өчен, буын алыштыру исемлеккх керми, без аның өчен үзебез түлибез.
Иң чыдам сугышчыны ике атна элек кайтарып җибәрдек, дип сөйли дәвалау учреждениесе җитәкчесе. Ул җәмгысе 12 операция кичергән. Савыкканнан соң кабат сугышка, МХО зонасына киткән. Медиклар әйтүенә караганда, солдатларның күбесе фронтка кире китү һәм үзләренең сугышчан иптәшләре белән бер сафка басу өчен тизрәк «ямаштыруларын» сорыйлар икән.
Белешмә
Республика клиник хастаханәсе базасындагы госпиталь 2023 елның 14 июленнән тулыканлы эшчәнлек алып бара.---
Җиңүне якынайталар
Равил Мукменов
Тимур Туманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа