Туганнардай якын
Социаль өлкә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
140 социаль хезмәткәр өчен 800 дән артык тәрбияләнүче - Әлмәт районында менә шундый статистика. Ярдәмгә мохтаҗ әбиләр һәм бабайлар өчен алар тулы хокуклы гаилә әгъзалары кебек. Ә ялгызлар өчен - бердәнбер якыннары.
Алар көнкүреш проблемаларын хәл итәргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә күпләрне депрессиядән дә коткаралар.
«Кешеләргә ярдәм итәргә килдем»
Дания Хөснетдинова социаль яклау өлкәсендә 23 ел хезмәт куя инде. Моңа кадәр «Радиоприбор» заводында монтажчы булып эшләгән. 23 ел эчендә аңа дистәләгән кешегә хезмәт күрсәтергә туры килгән. Быел ул алты кешегә «кунакка» йөри. Алар арасында Алиса Тарасулько да бар. Ул ире һәм кызы белән яши. Пенсионерга үз-үзен йөртү авыр, һәм ул деменциядән интегә. Дания Хөснетдинова үз тәрбиясендәгеләрне «әби» һәм «бабай» дип атый. Вакыт узу белән социаль хез-мәткәрләрнең гаилә әгъ-заларына әйләнүләре бу очракка кагылмый, әмма еш кына алар үз пенсионерлары белән үз балаларына караганда күбрәк вакыт үткәрәләр. Бурычлар исемлеге өйдәге эш-мәшәкатьләрдән гыйбарәт: җыештыру, пешерү, кер юу, шуның өстенә даруханәгә һәм кибеткә барулар.
- Башта авыррак булды, кешеләр авыр холык-лы сыман иде. Аларның һәрберсенең үз характеры бит. Ләкин вакыт узу белән мин һәркемгә якынайдым, «почмакларны» тигезләргә өйрәндем. Тора-бара без алар өчен балаларга, ә алар безнең өчен ата-анага әйләнә. Мин нинди эш сайларга икән дип уйлаганнан соң социаль өлкәгә тукталдым. Бирегә кешеләргә ярдәм итү теләге белән килдем, - дип сөйләде Дания Хөснетдинова.
«Мин синең аркада яшим»
Идарәдә социаль хезмәт-кәрләрнең һәрберсенең үз кураторы - ведомство белгече бар. Аларга биремнәр бирәләр. Һәм көндәлек бурычлары турында гына да түгел. Социаль өлкә хезмәткәрләренә ялгыз яшәүче пенсионерларга һәм инвалидларга бару да беркетелгән. Татьяна Янухинага шәһәргә инструктажга Иске Суркиннан 24 чакрым килергә кирәк. Аннары кире кайтырга. Татьянаны ветеран дип атарга була - ул үз вазифасында инде 24 ел. Туган авылында һәм күрше Яңа Суркинда аның тәрбиясендә биш кеше бар. Алар арасында - Әлмәтнең озын гомерле хатын-кызларының берсе. Ул бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Күпчелек вакыт ул ята. Карарга кешесе юк. Чөнки бер-дәнбер улында деменция.
- Авылга күченеп килүгә шунда ук эшкә урнаштым, исемлек тоттырдылар да эш барышында танышырга туры килде. Эш көнебез нормасыз. Кем үзен бөтенләй начар хис итә, алар белән алты сәгать үткәрә алабыз. Яшьрәк кешеләр белән ике сәгать. Минем Иске Суркинда өч һәм Яңа Суркинда ике кешем бар, - дип уртаклашты Татьяна Янухина.
Социаль хезмәткәрләр җилкәсендә көнкүреш мә-шәкатьләре генә түгел. Кайвакыт аларга психолог та булырга туры килә.
- Минем Яңа Суркинда бер әбием бар. Балалары юк. Ул бөтен дөньяга үпкәләгән кебек, көне буе диярлек караватта ята, хәлем юк ди. Мин аңардан еш кына: «Син булганга гына яшим, мин синең булуыңа бик шатмын», - дигәнне ишетәм. Менә ул мине көн саен шулай каршы ала. Аның картлык депрессиясе бар, мин килгәч, ул елмая башлый, ә мин булмаганда гел ятып кына тора, - ди Татьяна.
«Алар безнең балаларыбыз кебек»
Яңа Кәшердән Гөлчәчәк Хәлимовага да 20 чакрымнан артык юл үтәргә туры килә. Олы яшьтәгеләрне ул инде 22 ел карый. Моңа кадәр Кәшер мәктәп-интернатында да файдалы хезмәт белән шөгыльләнгән. Гөлчәчәк үзен үз карамагындагылар өчен тулы хокуклы гаилә әгъзасы дип әйтә ала.
- Алар бит безнең кайгыртуыбызга мохтаҗ. Олылар кечкенә балалар кебек. Аларны ашатырга, аларны карарга, алар белән зарядка ясарга кирәк, кемдер укырга ярата, әмма күрү сәләте начар булу сәбәпле укый алмый, тыңлый гына. Кемнеңдер диетасы бар, аларга махсус ризык әзерләргә кирәк, ә кемдер үзе ашый алмый.Шуңа күрә безнең әби-ба-байларыбыз безгә балалар кебек, - дип билгеләп үтте Гөлчәчәк Хәлимова.
Бүгенге геройлар, дистәдән артык башка хезмәттәшләре кебек үк, быел бәйрәмнәре уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар. Аларны ихластан котлыйбыз һәм эшләрендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа