Авылдан мин беренче булыйм әле
«Марик»ның контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына китүенә озакламый ике ел була.
- Ахыргы ноктаны куймыйча туктарга ярамый. Әгәр без дә көрәшмәсәк, алайса кем? - диде ул.
Мондый көн килер дип берәү дә уйламый иде бит. Махсус хәрби операция башланганчы тыныч, артык күзгә-башка чалынмый торган егет иде Марат. Илдәге бу үзгәрешләр аны шактый нык үзгәртеп җибәрде. Ул башкача ачылды, болай да нык холкы тагын да ныгый төште кебек.
- Аның киткәненә август ахырында ике ел була. Безгә авыр. Аңа тагы да авыррактыр, җиңел түгелдер. Тик ул безгә сиздермәскә тырыша, - диде әнисе Асия ханым. - Дөньялар шулай үзгәреп киткәч, ул анда баруны үзенең бурычы дип санады. Аңлашылып та бетми торган әллә нинди авыр куркыныч көннәр иде бит. «Әти дә юк. Безнең гаиләдән кем дә булса илне сакларга барырга тиеш. Әйдә, авылдан беренче булып мин китим әле. Әти исән булса бик горурланыр иде минем белән», диде. Ул әлеге язмышны үзе сайлады. Мин каршы килә алмадым. Никадәр генә авыр булса да, аны ул уеннан, фикереннән кире кайтарып булмый иде, - дип хисләре белән уртаклашты Асия ханым.
Аңа әзерләнергә артык күп вакыт туры килми. Казанда хәрби әзерлек үткәннән соң «Тимер» батальоны белән алгы сызыкка әлегә ул. Махсус хәрби операциянең башлангыч чоры дияргә дә ярыйдыр аның сугышка киткән вакытын.
2022 ел азагы, Украинаның хәрби көчләренә каршы торганда, шактый күп югалтулар алып килә. Ул безнең егетләрнең бер йодрык булып туплану, формалашу, ныгу, югалтулар чоры. Безнең солдатлар бабайлардан килгән рух ныклыгын, авыр чакта бер-берләренең ышанычлы иңнәрен тоялар. Югалтулар күп була, ләкин дошманга алга үтәргә ирек бирмиләр. Беренче хәрби медален «Марик» шул көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен ала.
Урман, блиндаж, окоп, тәүлегенә 2-3 сәгать йокы. Монда бөтенесенең тормышы, язмышы шул. Чөнки, калганнар тыныч йокласын, якты кояшка, һәр туган тыныч таңга сөенсен өчен, алар шунда.
Ул башта КамАЗ машинасында алгы сызыкка сугыш кирәк-яраклары ташый, водитель-гранатометчик була. Ничек кенә булса да әнисе белән элемтәгә чыгарга тырыша.
- Баштарак телефон аша сөйләшкәли идек. Соңгы вакытларда смс аша аралашабыз. Бер генә тапкыр да зарланмый инде. Кайчан гына сорасаң да «бар да яхшы» ди. Ике тапкыр ялга кайтып китте. Икенчесе Яңа ел алдыннан булды. Яхшы хезмәт иткәне өчен командирлары өстәмә көннәр дә биргән иде. Яңа елны икәү генә каршы алдык. Шулкадәр рәхәт булды. Шатлыктан еладым да, көлдем дә. Мондый Яңа елның әле булганы юк иде.
Анда киткәненә, шундый язмыш сайлаганына һич кенә дә үкенми. Сүз дә юк, ялдан соң озатырга да, аңа китәргә дә бик авыр. Ләкин «мин алар янына барырга тиеш, мин анда кирәк. Безнең белән булган никадәр егетләр хәзер югарыдан гына, күкләрдән күзәтеп торадыр безне. Без бит шушы җирдә тынычлык булсын дип һәлак булдык, диләр бит алар», ди.
Асия ханымның бер мизгелгә тавышы калтыранып китте. Аннан тагын улы турында сүзне дәвам итте. Әни кеше улының туган җанлы булуына бик шатлана. Чөнки ялга кайткан чагында бөтен туганнарын бүләкләр белән сөендерергә тырыша. Әле авылдагы балаларны сөендерергә дә җай, мөмкинлек тапкан. Авыл мәдәният йортына теннис кирәк-яраклары бүләк иткәнен инде без үткән саннарыбызның берсендә язган идек.
- Әле менә КамАЗлары сафтан чыккан. Әкренләп шуны ремонтлыйлар. Артык күп сөйләми инде. Минем өчен борчыла. Һәрвакыт «минем бар да яхшы» ди, шаяртырга тырыша, - диде Асия ханым.
Әни кеше улы белән никадәр генә горурлану хисләре кичерсә дә, аның күңеленнән курку, баласының гомере өчен ут йотып тору бер генә минутка да киткәне юк. Ул һәр көн, һәр сәгать улыннан «әни, минем бар да яхшы» дигән хәбәр көтеп яши.
Ә ул үз алдына ахырга кадәр барып җитәргә дигән максат куйган икән, димәк, барып җитә. Чөнки сугышчан дуслык, авыр чакта башкаларны ялгыз калдырму аның канына сеңгән. Исән йөреп, сау кайт!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа