Хәрби бәрелешләрнең кайтавазы әле дә йөрәктә
Шушы көннәрдә редакциябезгә чираттагы кунак - Чечня сугышы ветераны Әсгат Гамир улы Усманов килеп китте.
Кайнар нокталарда хәрби бурычларын үтәп кайткан егетләребез үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклашуларын дәвам итәләр.
Әңгәмәне гадәттәгечә геройның биографиясе белән танышудан башлап җибәрдек. Кәләй станциясендә туып-үскән егет сигезенче сыйныфтан соң һөнәри училищены тәмамлый һәм армиягә китә. Петропавловск-Камчатскийда хезмәт итеп кайта, өйләнә. Чаллы бүлегенә караган тимер юл транспорты милициясендә хезмәт иткән вакытта Әсгат Усманов Чечняга командировкага китәргә карар кыла.
- 1995 елның августы. Бу минем Чечняга беренче командировкам булды. Әлеге чор беренче Чечня сугышы буларак тарихка кереп калды. Мин хезмәттәшләрем белән бергә Гудерместа булдым, 5 нче заставада идек, тимер юл станциясен сакладык. Бездән тыш биредә Самара, Түбән Новгород, Кузбасс, Кемерово, Новосибирск егетләреннән торган отрядлар да бар иде. Вагоннарда яшәдек, нигездә шул пассажир поездлары куркынычсызлыгын тикшереп, күзәтеп тордык. Моннан тыш Сунжа, Терек елгаларындагы күперләрне дә шартлатмасыннар дип каравыл тордык. Бронепоездларда Хасавюртка барып, карап-тикшереп чыкканнан соң, кире әйләнеп кайта идек. Беренче тапкыр Самарадан Гудермеска киткән көннәр әле дә истә. Яшь чак - юләр чак, дигәндәй, миңа бит ул чорда 29 гына иде. Олы кызыма 7 яшь, кече кызыма өч ай гына иде. Җирләрне җимертерлек энергия ташып тора, юлда барганда да күңел дәртләнеп, ниндидер яңа тормыш башланган шикелле тоелды. Безне формага киендерделәр, корал бирделәр. Бушка бармадык - акчасын да түләделәр. Хәзер әйтергә дә кызык инде, шул беренче командировка акчасы хатыныма сапогига һәм музыкаль үзәккә җитте (көлә). Хәзер кызык, ә ул вакытта... Кавказга килеп җитә башлагач кына кая килеп кергәнебезне аңладык. Әле безне башта Гудермеска кертми тордылар, чөнки анда көчле атыш, канкойгыч бәрелеш бара иде. Безне Червлённая-Узловая станциясендә калдырдылар. Өченче көнне Гудермеска килеп кергән идек, анда мәхшәр - вокзал җимерек, бөтен җир актарып ташланган, яралылар, төтен, дары исе ... Шушы көнне боевиклардан үзебезгә дә бик каты эләкте. Бу безнең беренче чыныгу булды. Атыштан куркып, тырнакларым белән җиргә ябышып ятканымны әле дә төшләремдә күрәм. Чечняда бит ул вакытта нигездә партизан сугышы иде. Төнлә - атыш, иртән берни булмагандай тып-тын, әле җирле халык кечкенә генә базарлар да оештырып җибәрә. Чикләвек, көнбагыш, кабартма саталар иде. Ә без үзебез пешереп ашый идек. Җирле халык белән элемтә начар дип әйтмәс идем, әле без аларга он алып бирә идек, алар исә безгә ипи пешереп алып киләләр. Тик шунысы бар - бу эшләр яшерен башкарыла, чөнки боевиклар безгә ярдәм иткәнне белсәләр, аларны гаиләләре белән суеп чыгалар, я корал белән кыралар. Андый коточкыч хәлләрне бик еш күрергә туры килде. Шунысы истә - кыр шартларында чисталык булдыру бераз авыррак иде, бетләмәс өчен мунчалар көйләп, юыну мөмкинлеге булдырдык. Парикмахерлык сәләтем булганлыктан, егетләр миңа чиратлап чәч кыркытырга тезелә. Төрле хәлләр булды инде, аның барысын да сөйләп бетерерлек түгел. Шулай 45 тәүлек хезмәт итеп, 10 ноябрьдә өйгә исән-имин кайтып кердем. Озак вакыт үтмәде - 1996 елның 26 октябрендә мин кабат Чечняга икенче командировкама киттем.
Монысында инде 60 көнгә бардым. Озак вакыт узмады, 7 ноябрьдә Гудермесны боевикларга калдырып, Червлённая-Узловая тимер юл станциясенә чыктык һәм шушында калдык та. Ельцинның приказы нигезендә гаскәрләрне тулысы белән чыгарганчы биредә тордык. Беренче Чечня сугышы шулай тәмамланды, алга таба безне алыштырырга смена юк иде инде. Мин бу чорда контузия алдым, монда, Әлмәткә кайткач, табиблар бик ярдәм иттеләр, яхшы гына дәваладылар. Баштарак кыен иде - төнлә саташып кычкырган, сикереп торган чаклар да булды.
Шулай да вакыт узгач бар да көйләнде. 1997 елны милициядән киттем, 8 нче төзәтү колониясенә эшкә урнаштым. Биредә 9 еллап хезмәт куйдым. Кырык яшемдә пенсиягә чыктым һәм 2006 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр банк системасында хезмәт куям. Ике балам, ике оныгым бар. «Хәрби туганлык» оешмасында патриотик эшчәнлек алып барам. Чечнядагы хәрби бәрелешләрнең кайтавазы әле бүген дә Төньяк Кавказда үлеп калган егетләрнең туганнарының, якыннарының йөрәкләрендә бит. Без киләчәк буынга аларның батырлыклары турында түкми-чәчми җиткерергә, дөресен сөйләргә тиеш, - дип басым ясады Әсгат Усманов. Әлбәттә, шулай. Локаль конфликтларда катнашып, бүгенге көндә үзләренең патриотик рухлары белән үсеп килүче буынны тәрбияләүчеләргә бары тик сәламәтлек, имин тормыш кына теләп каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа