Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Герой бабам турында

Минем бабам Гыйматдинов Минһаҗетдин Гыйматдин улы.

Ул 1895 елда ТАССРның  Беренче Май районында Багряш-Елхово авылында туган.
1942 елда , рядовой булып, Бөек Ватан сугышына китә. Авылда, өйдә алты бала калган.
Ул пехотада сугышкан, бу коточкыч, канлы сугышны күргән, аларга һөҗүм иткән фашистлар дошман көчләре белән йөзгә-йөз очрашкан.

Җиңгәннән соң, 1945 елның 9 маенда ул Совет Армиясе сафларында кала. Шәһәрләрне җимерекләрдән күтәрү бурычы йөкләнә. Шәһәрләрне җимерекләрдән күтәргәндә, һәр җирдә җимерекләр астында миналар булган. Җимерекләрне җыештырганда, бер солдат минага эләгә. Минем бабам аңа кулын сузып ярдәм итәргә тели, ләкин ул үзе дә минага эләккән…

Шартлау, ут, җир аяк астыннан югала, бабайны шулкадәр югары күтәрә..
Ул бүтән бернәрсә дә хәтерләми, бары тик шул солдатның зәңгәр күзләрен генә.…

Хастаханәдә уянгач, ул хәлнең җитдилеген аңламаган, аның ике аягын да ампутациялиләр.

1947 елда бер солдат госпиталь үтенече буенча ,бәйләнгән килеш, минем бабамны Елхово авылына, Кәшифә әбекәй янына алып килеп, «ирегезне кабул итегез, яисә мин аны хастаханәгә алып кайтырмын», ди.

Әлбәттә, хатыны, балалары Минһаҗетдин  бабайны белән шатланып, күз яшьләре белән каршы алалар, исән калганлыгына сөенәләр.

Мич артында башкаларның елаганына аптырап торган кече кызы әтисенә кулында иң кадерле нәрсәне, ипи кисәген тоттыра. 

Бабамның 27 оныгы,48 оныкчыгы, 44 оныгының оныклары бар.


Бабам бик тырыш булган,ике аягы да булмаган,ул төшенкелеккә бирелмәгән,ул эшләгән,гаиләгә балаларны үстерергә ярдәм иткән, колхозда эшләгән, колхозның барлык чараларында катнашкан, балалар белән урманга барган,утын әзерләгән, гарәп телендә китаплар язган, Коръән тәрҗемә иткән, мәдрәсәдә укыткан.
Ул озын, кызыклы, уңышлы тормыш алып барган.


1976 елда Минһаҗетдин  бабайга 80 яшь тула һәм аның кинәт йөрәге тибүдән туктый.


Без аның белән бик горурланабыз.Ул безнең өчен герой, үзе турында уйламыйча, минадан  солдатны коткара. Әлбәттә, моның өчен аны 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләгәннәр.

Бабайга Җиңү өчен рәхмәт!

 

Бабамның улы Гыйматдинов Кадыйр Мингазетдин улы 26.11.1926 елда туган. 1943 елда хәрби хезмәткә алынган.
Кызыл армияче рядовой 455 миномет полкында 1944 елның 6 маеннан 1945 елның 9 маена кадәр хезмәт иткән.
Беренче Белоруссия фронтында була. 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Берлин азат ителгәндә, сул кулына җиңелчә яралана. 2001 елның мартында безнең арадан китә. 
Үлгән көне: 26.03.2001

Гыйматдинов Ризатдин Гыйматдин улы 15.03. 1906
Туган урыны: Татар АССР, Беренче Май районы, багряш-Елхово станциясе
Хезмәт итә башлау датасы: 25.06.1941
Чакыру урыны: Архангельск РВК, Башкорт АССР, Архангельск районы
Хәрби дәрәҗәсе: өлкән лейтенант, өлкән техник-лейтенант
Сугышны Прагада тәмамлый
Хезмәт тәмамлану Датасы: 20.09.1947 ел

«Кызыл Йолдыз», «2 нче дәрәҗә Ватан сугышы» орденнары белән бүләкләнгән. 

Сугыштан соң Сахалинда,аннары Себердә ,Кыргызстанда эшли
1957 елда Әлмәткә кайта , КПСС партиясендә була, политработник булып эшли, СМУ начальнигы булып эшли
1987 елда вафат була. 

Бабамның икенче туганы Гыйматдинов Гыйләҗетдин 1899 елда туган.
1942 елда Первомайский РВК фронтка рядовой булып китә. Ржевск янында 1257 нче полкта сугыша.
 1942 елның июлендә Гыйләҗетдин Калинин өлкәсенең Ржевский районы Космариха авылында һәлак була.
 

Бабамның туганы Касым Гыйләҗетдин улы 1924 елның 10 августында Первомайский районының Багряш авылында туган. 1942 елда мобилизацияләнә.1 Балтика фронтында 15 нче аерым укчы батальонында сугыша. 1943 елда Жлобинский районы,Гомель өлкәсе, Беларусь һәлак була. 
 

Рәхмәт, аларга безнең тормыш өчен,
Җирдә тынычлык һәм бәхет өчен!

Калган барлык кешеләр, Багряш-Елхово хатын-кызлары да, өлкән балалары да тыл хезмәтчәннәре булалар: бәйлиләр,окоплар казуда һәм торф эшкәртүдә катнашалар, хәрби заводларда эшлиләр.

Тыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез! 

Минһаҗетдин кызы Сания Гарифуллина;
Минһаҗетдин  оныгы Розалия Рәхмәтуллина ;
Минһаҗетдин оныгы һәм Кадыйрның улы Альфред.
 

#МойГеройМояСемья  #МинемГеройМинемГаилә #нашБессмертныйполк

⚡22 апрельдән 9 майга кадәр Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан, #МойГеройМояСемья акциясе уза. Флешмоб икенче ел рәттән "Үлемсез полк" онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә.

⚡Әлмәт районында яшәүчеләрне дә социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз.

⚡Героегыз турында үзегезнең ВКонтакте сәхифәсендә #МойГеройМояСемья хэштегы белән язма урнаштырыгыз.

#МойГеройМояСемья 
#МинемГеройМинемГаилә
#БесмертныйПолкТатарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса