Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апрель аенда Әлмәттә быел беренче игезәкләр туган

ЗАГС айга йомгак ясады.

Узган айда Әлмәттә 143 бала туган. Аларның 73е-ир бала, 64е – кызлар. Мәгълүматны ЗАГС тапшыра.

Шулай ук апрельдә быел беренче игезәкләр туа. Малайларга Аяз һәм Нур дип исем кушканнар.

Иң яшь әнигә-18 яшь, иң өлкәненә – 48 яшь. Иң яшь әтигә 21 яшь, өлкәненә –  50 яшь.


Апрель аенда туган иң авыр сабыйның авырлыгы 4540 гр. Иң кечкенә яңа туган бала 1950 гр.

2024 елның һәр ае белән Әлмәт районында теркәлгән яңа туган балалар саны кими бара. Әйтик, быел гыйнварда 205 бала дөньяга килгән, февральдә – 151, мартта – 147. Ә апрель аенда 143 сабый туган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса