Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышында минем гаиләм

Сугыш! Шушы кыска гына сүз эченә күпме нәфрәт, күз яшьләре, күпме каргыш сыйган.

Ул күпме балаларны газиз ата-аналарыннан аерды, аларның чәчәк кебек гомерләрен аяк астына салып таптады. Сугыш аркасында күпме авыллар, шәһәрләр бомбага тотылды һәм алар урынында хәрабәләр генә калды.

1941 нче елның егерме икенче июне көнне Бөек Ватан Сугышы башлана.. Иртәнге дүртләрдә, кеше йокыдан тормаган чакта фашистлар безнең илгә бәреп керә. Сугыш күпме кешеләрнең гомерләрен өзде , күпме авыллар-шәһәрләрне җимерде, юк итте. Ләкин, ничек кенә авыр булмасын халык бердәм булып сугышның беренче көннәреннән үк туган илебезне немец гаскәреннән азат итәргә ашкындылар. Сугышчылар көчләрен дә һәм гомерләрен дә кызганмадылар. Илебезне яклар өчен күп солдатлар фронтка китә бу куркыныч афәт һәрбер гаиләгә кагыла.

Минем бабаларым сугышка киткәннәр- әниемнең әтисе һәм әтиемнең дә әтисе( зур әти) .
Алар сугыштан исән-имин күп яралар алып туган ягыбызга җиңү яулап кайталар. Ә әбиләр, зур әниләр туган авылларында кырларда-басуларда фронт өчен иген үстереп, балалар тәрбияләп, җылы оек-бияләйләр бәйләп үзләреннән зурөлеш кертәләр. Алар үзләренең җилкәләрендә бөтен авырлыкларны күтәрделәр. Җиңү көнен якынайту өчен , кулларыннан килгәнен барысын да эшләделәр.


Иремнең бабалары:
Миннегалимов Миннехаҗи Миннегалим улы( әтисенең әтисе( 1907 нче елгы) сугыш кырында хәбәрсез югала., Ул Әлмәт районы Мәмәт авылында туа 27.08.1941 елны сугышка китә. Ничә еллар эзләтсәк тә барыбер бабайның каберен таба алмадык. Авылдаш бабайлар сугыштан кайткач : “Без соңгы тапкыр күрешкәндә Днепр елгасының бер ягында мин , ул ярның икенче ягында иде. Алар ягында бик каты шартлаулар булды, бомбага тоттылар һәм шуннан соң күрешмәдек”- дип сөйләгән сугыштан кайткач Нурулла бабай.

Зайнаков Нурлыгаян Зайнактдин улы (әнисенең әтисе) 1892нче елгы Әлмәт районы Кичүчат авылында туа сугыштан исән-сау кайта. 30 май 1942 нче елны олы яшьтә сугышка киткән, илле яше тулгач 1943 нче елны авылга кайтаралар. Ул кайткач авылда эшли. Шулай ярдәм итә бабай, боларны карт әби- Әминә әби 99 (туксан тугыз) яшендә исән чакта сөйләгән иде . Ул да мәрхүмә инде.

Зур әти Әхмәтҗанов Сөләйман Әхмәтҗан улы (әтинең әтисе) (21.07.1906-31.07.1996) . Ул
Чистай районы Татар Талкышы авылында туа. Сугыш башлангач 1941 нче елда сугышка китә. Ул Курск Дугасында сугышта була, бик каты яраланып госпитальдә ята, аннан туган авылына кайтып яши һәм эшли . 90 (туксан) яшендә ул вафат булды. Аның турында “Подвиг народа” сайтында да истәлекләр табып укыдык.
( Ахметзянов Сулейман Ахметзянович 1906г.р.
О проекте «Дорога памяти» в Главном Храме Вооруженных сил России
Год рождения: 21.07.1906
Место рождения: Татарская АССР, Чистопольский р-н, д. Тат. Толкиш № наградного документа: 195
Дата наградного документа: 23.12.1985
Номер записи: 1510587486
Орден Отечественной войны I степени)

Шундый батыр бабаларым булу белән мин горурланам.
Зарипов Ногъман Зариф улы (әнинең әтисе) (1902-21.04.1949) 1942 нче елда сугышка китә (Чистай районы Татар Талкышы авылында туа) ул да яраланып 1943 нче елның декабрендә туган авылына кайта. Сугыш яралары аны кырык җиде яшендә әнигә бары тик дүрт яшь вакытында вафат була. Менә шундый авыр сугыш истәлекләре.
Безнең илебезнең курку белмәс данлыклы, горурланып сөйләрлек, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә ,әнә шул көч җиңүгә алып килә. Тыныч тормыш өчен күпме көч һәм батырлык күрсәттегез сез. Без бәхетле яшәсен өчен күпме кеше яу кырында ятып кала…

Туган илебез зур сынаулар, бик авыр юллар, чиксез күп югалтулар аша Җиңү таңын каршы алды безнең илебез. Юк, җиңел генә бирелмәде бу тынычлык, шуңа күрә дә без аның кадерен белеп, матур аяз көннәребезгә сөенеп, тормышның ямен-тәмен тоеп , куанып-шатланып яшәргә тиеш!
Баш иябез сезнең батырлыкларыгыз алдында.
Җирдә сугыш булмасын, бары тик тынычлык кына булсын иде.

 

Гөлнур Миңнегалиева-Әхмәтҗанова

#МойГеройМояСемья  #МинемГеройМинемГаилә #нашБессмертныйполк

⚡22 апрельдән 9 майга кадәр Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан, #МойГеройМояСемья акциясе уза. Флешмоб икенче ел рәттән "Үлемсез полк" онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә.

⚡Әлмәт районында яшәүчеләрне дә социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз.

⚡Героегыз турында үзегезнең ВКонтакте сәхифәсендә #МойГеройМояСемья хэштегы белән язма урнаштырыгыз.

#МойГеройМояСемья 
#МинемГеройМинемГаилә
#БесмертныйПолкТатарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса