Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бакча сезоны ачылды

1 майдан бакчачылык ширкәтләренә автобуслар хәрәкәте ачылды.

Бу уңайдан Әлмәт транспорт идарәсе 5С, 7С автобусларын бүлеп бирде. Транспорт әлмәтлеләрне бакчаларга 30 сентябрьгә кадәр йөртәчәк. Сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә әлмәтлеләргә 5С автобусы хезмәт күрсәтә.

Автобус үзенең хәрәкәтен «Мәшгульлек үзәге» тукталышыннан башлап җибәрә. Алга таба маршрут автовокзал, Риза Фәхретдин урамы, хәрби комиссариат, «Слива» бакчачылык ширкәте, хәрби комиссариат, Риза Фәхретдин урамы, автовокзал, сөт комбинаты «Елховнефть» идарәсе, медучилище, «Ямашнефть» идарәсе, торба заводы, зеленхоз, «Ивушка», «Вишня», «Яблочко» бакчачылык ширкәтләре буйлап дәвам итә. Аннан соң «Восточный» бакчачылык ширкәте, «ЦДНГ», «Земляника» бакчачылык ширкәте, «Подстанция», «Интернациональная» тукталышлары аша хәрәкәт итеп, Герцен урамына чыга һәм «Автошкола», «Ломоносов», «Мәшгульлек үзәге» тукталышларын үтә. 5С автобусы үзенең маршрутын «Автовоказал» тукталышында тәмамлый. Чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә исә әлмәтлеләргә 7С автобусы хезмәт күрсәтәчәк. Аның маршруты түбәндәге тукталышлар аша уза: «Радиоприбор», «Төзүчеләр проспекты», «Шифа» сәүдә үзәге, «Транснефть», «Үзәк район хастаханәсе», «СТО», «15 нче мәктәп», «ДОК», «Облепиха» бакчачылык ширкәте, «УРС», «Металл база», «Промтранс», «Южный», «Южный 2» бакчачылык ширкәтләре, «УПНП КРС». Алга таба - «Южный 2», «Южный» ширкәтләре, «Промтранс», «Металл база», «УРС», «Облепиха» бакчачылык ширкәте, «ЭкоВторМет», «ПМК-23», «Тимер юл аркылы чыгу урыны», «Керамзит заводы”, «ОЛИМП”, «17нче мәктәп», «Үзәк район хастаханәсе», «Шифа» сәүдә үзәге, «Төзүчеләр проспекты», «Радиоприбор». Автобуслар 7:00, 8:30, 10:00, 13:00, 14:30, 16:00 сәгатьләрдә кузгалып китә, билет бәясе – 35 сум, ташламалы түләүләр гамәлдә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса