Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүләккә - янгын сүндерү машиналары

30 апрельдә янгын сагында торучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар.

Быелгы бәйрәм юбилейлы дата - Россия янгын сагының 375 еллыгы белән туры килде. 

Әлеге уңайдан «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда тантаналы чара узды. Анда Федераль янгынга каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсе башлыгы Рафаил Мотыйгуллин, район башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» компаниясе генераль директорының сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау һәм экология буенча урынбасары Азат Хәбибрахмановлар катнашты. Бәйрәм чарасы кысаларында «Татнефть» ярдәме белән шәһәргә 11 өр-яңа машина тапшырылды. 

Рафаил Мотыйгуллин үзенең чыгышында нефтьчеләрнең иминлекне тәэмин итүдә мөһим өлеш кертүләрен билгеләп үтте,  барлык төр янгын сүндерү хезмәтләренең шәхси составына рәхмәт белдерде һәм бүләкләү тантанасын үткәрде.

Азат Хәбибрахманов Әлмәт отрядының  Россиядә иң зурлардан саналуын һәм «Татнефть» объектларын янгыннан саклауны намуслы рәвештә тәэмин итүен ассызыклап узды. Ул янгын сүндерүчеләргә «Татнефть» компаниясе җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерде һәм янгын-коткару бүлекчәләре җитәкчеләренә машина ачкычлары тапшырды. Чара ахырында янгын сүндерү бүлекчәләре «Татнефть» объектларын һәм торак пунктларны саклауга чыктылар.

Резеда Исмәгыйлева

 

Фото: пресс-служба ПАО «КАМАЗ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса