Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Чернобыль һәлакәте корбаннарын искә алдылар

26 апрель көнне Әлмәттә дөньякүләм тарихта иң фаҗигале даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 38 ел тулуны билгеләп уздылар.

Митинг, елдагыча, шәһәрнең «Хәтер» мәйданында узды. 

Бирегә чернобыльчылар, афәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, арабыздан вакытсыз киткән якташларыбызның хатыннары, балалары, туганнары, район җитәкчелеге, хәрби комиссариат, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды.  

Чыгыш ясаучылар әлеге һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерү гади халык җилкәсенә төшүен, күзгә күренмәс мәкерле дошман белән көрәшкә меңләгән кеше күтәрелүен искә алдылар. Район башлыгы Тимур Нагуманов Чернобыль катастрофасын ликвидацияләүдә Әлмәт җирлегеннән 172 ләп кеше катнашканын билгеләп узды. Бүгенге көндә аларның саны 99 га калган. Район башлыгы бүген дә илебез иминлеге сагында торучы батыр якташларыбыз белән горурлануын белдерде, 20 елдан артык актив эшчәнлек алып баручы «Чернобыль» берләшмәсенең Әлмәт бүлегенә рәхмәтен җиткерде.

Узган елны толлар исеменнән чыгыш ясаган Таисия Мөхетдинова Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтне бетерүдә катнашып гомерләре өзелгәннәр истәлегенә 2011 елда куелган һәйкәлгә ремонт ясарга кирәклеген искә төшергән иде. Еллар дәвамында әлеге мәсьәлә ачык кала барганлыктан һәм ярдәм күрсәтүче табылмаганлыктан, чернобыльчылар, ликвидаторларның толлары үзләре акча җыеп һәйкәлне тәртипкә китерергә теләгәннәр иде.

Быел әлеге эшне район җитәкчелеге үз өстенә алып, ниһаять, һәйкәлне ремонтлатканнар. Чыннан да, илебез куйган бурычларны намус белән башкарып чыгучылар өчен шәһәрдә моннан 13 ел элек барлыкка килгән истәлекле урынны тәртиптә тоту, кадерләп саклау район җитәкчелеге игътибарында булырга тиеш тә иде инде ул. Һәйкәлләргә халыкның эзе суынмасын, тарих онытылмасын өчен шулай булырга тиеш ул. Митинг азагында арабыздан киткәннәр бер минутлык тынлык белән искә алынды. Һәйкәл кабат кызыл канәферләргә күмелде…

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса