Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш һәм медицина хезмәте ветераны

Сафларыгыз сезнең азайса да, Көчләрегез бетә барса да, Сез һаман да кирәк әле безгә, Сез һаман да үрнәк әле...

Бөек Җиңүне якынайтуны максат итеп алып, үз тормышын куркыныч астына куеп батырларча көрәшүче райондашларыбыз арасында сугыш һәм медицина хезмәте ветераны Габделбарый Габдрәхимов та бар. 

Габделбарый Вагыйзь улын Әлмәт җирлегендә һәм республикада белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Бу шәхес үзенең актив тормыш алып баруы, көчле рухлы булуы белән аерылып тора. Габделбарый абый күп кенә медицина хезмәткәрләренең остазы да булып тора әле ул. 

Габделбарый Габдрәхимов 1924 елның 13 ноябрендә Тайсуган авылында туа. 1941 елны 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, «Ярыш» хуҗалыгында ат караучы булып эшли. 1943 елны Совет Армиясе сафларына алына һәм Суслонгерга эләгә. Биредә ул пулеметчы курсларын тәмамлый. Сугышта Габделбарый Вагыйзь улының төп бурычы җитәкчелеккә хатларны илтеп тапшыру була. Почта биштәрен иңенә салган килеш солдат озын араларны уза, басу, сазлыклар аша хатлар ташый. Үзе юлда элемтәчеләр сузган чыбыкларга карап хәрәкәт итә. 1943 елның июлендә Габделбарыйны башка солдатлар белән бергә Харьков өлкәсенә җибәрәләр. Алар барган составта күпләп корал да төялгән була. Әлеге корал запасларын Днепр аркылы алып чыгу өчен дошманнар белән көрәшергә кирәк. Немецлар Днепрда бик каты каршылык күрсәтәләр. Прожекторлар тоташтырып, елганы күзәтәләр, самолетларны бомбага тоталар, шул рәвешле гранаталар һәм пулеметлар тавышы һич тынмый. Солдатлар елганы салларга утырган килеш аркылы чыгарга тиеш булалар. Шунда һәлак булучылар коточкыч күп булды, дип искә  ала сугыш ветераны. 

Канкойгыч вакыйгалар барышында Габделбарый Вагыйзь улы үзе дә бик каты яралана, аны дәваланырга госпитальгә озаталар. 1944 елны көрәшче егет туган авылына кайта. Хуҗалыкта табельчы, аннан соң кырчылык бригадиры булып эшли. Урта белем ала һәм Башкорт медицина институтына укырга керә. Институтны тәмамлау белән Әлмәткә кайта. Табиблык стажы - 45 ел. Әлмәт туберкулезга каршы диспансерында 43 ел хезмәт куя, шуның 18 елын - баш табиб вазифасында. Сәламәтлек саклау отличнигы, югары категорияле табиб-фтизиатр 78 яшенә кадәр эшләгәннән соң лаеклы ялга чыга.

Шуны да билгеләп узарга кирәк, аның кул астында 1970 елда республикада беренчеләрдән булып туберкулезга каршы диспансерның бинасы төзелә. Сугышта күрсәткән батырлыклары һәм фидакарь хезмәте өчен төрле орден-медальләр белән бүләкләнгән шәхес белән әлмәтлеләр чын мәгънәсендә горурлана.

Ветеран гомере буе сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап килде, үзе дә гел хәрәкәттә, хезмәттә булды.

Габделбарый Габдрәхимов быел үзенең 100 яшен билгеләп узачак. Озын гомерле, көчле рухлы, оптимист шәхесне ихлас күңелдән Җиңү бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Сугыш ветеранына сәламәтлек теләп калабыз. 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә

Бөек Ватан сугышы геройлары тарихы белән теләгән һәркем уртаклаша ала. Флешмобта катнашу өчен бары тик үз гаиләгез турында сөйләргә һәм  #МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә  хэштекларын куярга кирәк, фото куярга онытмагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса