Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә салкыннар аркасында балалар бакчаларында һәм социаль учреждениеләрдә җылылык бирелә

Җылылык бирелү турында район башлыгы хәбәр итте.

Әлмәт бакчаларында һәм социаль учреждениеләрдә май салкыннары вакытында җылылык җибәреләчәк. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.


Беренче чиратта, җылылык техник яктан мөмкин булган урында эшләтеп җибәреләчәк. Хәзер Төзүчеләр проспектыннан Зарипов проспектына кадәр, шулай ук Фәхретдин урамыннан Иске Әлмәт ягына кадәр эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла. Шәһәрнең үзәк өлеше зур котельнаялар белән җылытыла, аларның эшен башлау өчен күбрәк вакыт кирәк, шуңа күрә шәһәр җитәкчелеге җылыту приборлары ярдәмендә локаль җылыту вариантын карый.

«Авыл җирлекләрендәге вәзгыятьне күзәтеп барабыз һәм кирәк булганда тиз арада файдалануга тапшырыла торган локаль котельняларны эшләтеп җибәрәчәкбез», – дип хәбәр итте Тимур Нагуманов,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса