Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әлмәт таңнары» #МинемГеройМинемГаилә акциясендә катнаша

Газетабыз хезмәткәрләре дә сугыш батырлары оныклары.

Бабамның бертуганы Сәхбетдинов Сәлах Сәхбетдин улы 1914 елның 18 декабрендә Татар АССРның Калинин районы Татар Бүләре авылында туган. 

Гражданнар сугышында һәм СССРны саклау буенча хәрби хәрәкәтләрдә, Бөек Ватан сугышында катнаша. 

Бабабыз сугышка Калинин районы военкаоматыннан җибәрелә.


Сәлах Сәхбетдин улы 20.06.1940 елда хезмәт итә башлаган.

Ленин орденлы Суворов орденлы Новозыбков орденлы 73 нче укчы дивизиясенең 392 нче укчы полкының рота старшинасы булып хезмәт итә. 

Хәрби часть - 186 тбр 10 тк. 

Өч тапкыр яралана: 29.08.1941 ел, 5.01.1942 ел, 14.02.1945 ел. 

Куклин шәһәре өчен сугыштагы батырлыгы өчен III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә (бүлек боерыгы  10/н 17.02.1945 г.10 тк, архив: ЦАМО, фонд 33, исемлек 690306).

«Шәхси батырлыгы белән Сәхбетдинов отряды дошманны урап уза һәм кинәт анда паника тудыра. Атып һәм гранаталар ыргытып, алар дошманны оборонаның бу районыннан куып чыгаралар. Бу сугышта Сәхбетдинов үзе 8 фрицны үтерә һәм 2сен әсирлеккә ала». (Бүләкләү кәгазеннән өзек).


Шулай ук бабаыз батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә (Боерык 224/н 25.05.1945 Г.73сд, архив: ЦАМО, фонд 33, исемлек 686196, саклау берәмлеге: 4399,  язма: 27299748) 

«1942 елның 22 июненнән гамәлдәге армиядә булганда иптәш Сәхбетдинов берничә тапкыр немец илбасарларына каршы сугышларда катнаша, анда 3 тапкыр яралана. 
196 танк бригадасы составында 1945 елның 15 гыйнварыннан Польша территориясен азат итү буенча сугышларда катнаша, Көнчыгыш Пруссия шәһәрләрен: Остероде, Мюльхаузен, Фрауенвальдс, Морау, Фрауенбург, Франхакенны алу өчен сугышларда катнаша. 392 нче укчы полк командиры подполковник Парфенюк. 1945 елның 19 мае».(Бүләкләү кәгазеннән өзек). Суворов орденлы Ленин орденлы Новозыбков орденлы 73 нче укчы дивизиясенең 1945 елның 25 маендагы 224/н номерлы боерыгында СССР  Югары Советы исеменнән немец илбасарлары белән көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен 2 биттә «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләклим: 
 No 17 Сәхбетдинов Сәлах Сәхбетдин улы 392 нче рота старшинасы. 

Бабабызның  сугыш юлы: Ленинград – Смоленск –  Брянск  – Гомель –  Минск –  Гродно - Гданск. 

1970 елның 16 февралендә вафат була.

Роза Сахбетдинова

#МойГеройМояСемья

 

Бөек Ватан сугышы геройлары тарихы белән теләгән һәркем уртаклаша ала. Флешмобта катнашу өчен бары тик үз гаиләгез турында сөйләргә һәм #мойгероймоясемья #МинемГеройМинемГаилә  хэштекларын куярга кирәк, фото куярга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса