Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы Түбән Мактама җирлеге башлыгы махсус хәрби операция зонасына китә

Бүген Рамил Бәдретдинов Тимур Нагуманов белән очрашты.

Әлмәт районы Түбән Мактама  җирлеге башлыгы Рамил Бәдретдинов махсус хәрби операция уздыру зонасына барырга карар кылды. Рамил Бәдретдинов запастагы подполковник, Батырлык ордены кавалеры, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы.


Бүген Рамил Бәдретдинов Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм хезмәттәшләре белән очрашты.

«Мин кайтачакмын һәм эшләвемне дәвам итәчәкмен», – диде  Рамил Акрамович.

Тимур Нагуманов, үз чиратында, Рамил Бәдретдиновның барыбыз өчен дә үрнәк булуын һәм аңа, башка хәрбиләргә  җиңү белән кайтуларын теләде.

«Без барлык сугышчыларыбызның да исән-сау өйләренә кайтачагына ышанабыз һәм көтәбез. Алар арасында безнең Рамил Акрамовичны да көтәбез! Җиңү белән! Башкача була да алмый! Россия хәзер геройларга мохтаҗ һәм алар бар»,-дип язган Нагуманов үзенең телеграм-каналында.

Фото: район башлыгының матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса