Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районына өч янгын сүндерү машинасы тапшырылды

Махсус техниканы шәхси секторда һәм икътисад объектларында янгыннарны сүндерүгә җәлеп итәчәкләр.

Әлмәттә федераль янгын сүндерү хезмәте отряды махсус техниканың өч берәмлеген тапшырды. Бу хакта үзенең телеграмма-каналында район Тимур Нагуманов хәбәр итте. Машиналарны «Татнефть» сатып алды.

Район башлыгы сүзләренчә, янгын сүндерү машиналары шәхси сектор территориясендә һәм икътисад объектларында янгынны сүндерү өчен кулланылачак.

- Барыбызны да яңа техника сатып алу белән  һәм, әлбәттә, якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм! катнашучыларга мөрәҗәгать итте Тимур Нагуманов.

Исегезгә төшерәбез, 30 апрельдә янгын күзәтчелеге көне билгеләп үтелә.

Компания барлыгы 11 берәмлек техника сатып ала. Аларны Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы Җәлил, Кичуй, Алабуга, Павловка, Азнакай, Карабаш, Әлмәт, Лениногорск торак пунктларына таратачаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса