Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңү көнен бәйрәм иткәндә Әлмәттә иминлек чаралары көчәйтеләчәк

Ветераннарны хөрмәтләү, чәчәкләр кую традицион форматта узачак.

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү турында фикер алыштылар. Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов шәһәр хакимиятенең структур бүлекчәләре һәм башка җирле үзидарә органнары вәкилләре белән очрашты.

Аның сүзләренчә, Җиңү көнендә төп бурыч-тантаналы чараларның иминлеген тәэмин итү. Ветераннарны хөрмәтләү, чәчәкләр салу белән бәйле вакыйгалар традицион форматта узачак.

Җиңү көнен бәйрәм иткәндә хокук тәртибен саклауга һәм террорчылыкка каршы иминлеккә аерым басым ясалачак, дип нәтиҗә ясадылар район башлыгының матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса