Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә җиңел атлетика эстафетасы аркасында машиналар хәрәкәт туктатылачак

Спорт ярышлары халыкара хезмәтчәннәр бердәмлеге көненә багышлана.

Әлмәттә Яз һәм хезмәт бәйрәмендә 64 нче җиңел атлетика эстафетасы узачак. Аны халыкара хезмәтчәннәр бердәмлеге көненә багышлыйлар.

Эстафета 1 майда 9:00 сәгатьтә Ленин һәм Гагарин урамнары киселешеннән башлана. Ул 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.

Спорт ярышлары белән бәйле рәвештә Әлмәттә транспорт хәрәкәте туктатылачак. Мәсәлән, машина йөртүчеләр Ленин урамы буенча Җәлилдән Маяковскийга кадәр, Гагарин, Радищев, Пушкин, Чехов, Островскийданйөри  алмаячак.

Фото: район башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса