Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 3D-принтерда бастырылган мәдәни үзәк барлыкка киләчәк

Төзелешне тәмамлау 2025 елга планлаштырылган.

«Әлмәт районында 3D-принтер  ярдәмендә төзелгән иҗтимагый-мәдәни үзәк барлыкка киләчәк», дип яза «Татар-информ» ТАССка  сылтама белән. Объектның мәйданы 1500 квадрат метрдан артык, ә бинаның биеклеге 10 метр тәшкил итәчәк.

«<...> Бу Россиядә төзелеш 3D-печать ысулы белән төзеләчәк беренче иҗтимагый-мәдәни үзәк. Асылда, бу Россиядә дәүләт экспертизасын рәсми рәвештә узучы һәм нәкъ менә 3D-басма буларак файдалануга тапшырылачак беренче бина булачак», - дип сөйләде 3D4Art проектына нигез салучы Роман Павленко Ташкенттагы "Иннопром" күргәзмәсендә.

Хәзер 3D төзелеш башлана,  төп өлеше бу сезонда бетәчәк. Проектның дедлайны әлегә 2025 елның мартына билгеләнгән. Бина өстендә 6 бригада эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса