Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәдә катнашты

Чара «Югары нефть мәктәбе» фәнни-белем бирү үзәге мәйданчыгында узды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәрендә, анда алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәдә катнашты.

Семинар-киңәшмәнең модераторы - Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков.

Исегезгә төшерәбез, алдынгы инженерлык мәктәпләренең өч көнлек семинар-киңәшмәсендә (2024 елның 24-26 апреле) катнашучылар илнең технологик суверенитетына ирешү өчен кадрлар әзерләү перспективалары, алдынгы инженерлык мәктәпләренә идарә итү системасы, мәктәпләрнең бизнес белән үзара бәйләнеше, талантлы яшьләрне АИМнә җәлеп итү кораллары турында фикер алышалар. Чараны оештыручы - «Социоүзәк» ФДАФИ. Семинарда катнашучылар арасында алдынгы инженерлык мәктәпләре вәкилләре, югары уку йортлары ректорлары, хакимият органнары һәм югары технологияле компанияләр вәкилләре бар.

 Татарстан икенче ел рәттән әлеге чараны үткәрү өчен мәйданчык булды (2023 елда шундый ук семинар 6 апрельдә узган иде).

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса