Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында Бөек Ватан сугышында катнашучы 103 яшен билгеләп үтте

Анна Панкратованы котларга Татарстан вице-премьеры Равил Әхмәтшин килде.

Әлмәт районында яшәүче Анна Панкратова 103 яшен билгеләп үтә. Аны  котларга Татарстан вице-премьеры, республиканың Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин килде.

Анна Серафимовна Каськи авылында туган. Бөек Ватан сугышында катнаша. Һава сакланышы гаскәрләрендә хезмәт итә. Прагага барып җитә, анда ул контузия ала. Сугышта җиңүне госпитальдә каршылый. Гомер буе Россия башкаласындагы «Москвич» заводында эшли.

Панкратова ике бала тәрбияли. Аның өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Хәзер ул кызы һәм оныгы белән яши. Бу хакта «Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге»телеграм-каналында хәбәр ителә.

Фото: видеоның скриншоты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса