Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең мактаулы гражданины 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Үзенең юбилеен 1972-1979 елларда КПССның Әлмәт дәүләт комитеты беренче секретаре, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре хакимият башлыгы киңәшчесе, хезмәт ветераны, мактаулы гражданины Борисов Валентин Евгеньевич билгеләп үтә.

Валентин Евгеньевич Әлмәтне үстерүгә зур өлеш кертә, үз вакытында ул күп кенә мөһим объектлар төзүгә ирешә, аларның берсе: «Юбилейный» спорт сарае, «Нефтьче» мәдәният сарае, шулай ук аның вакытында шәһәрдә троллейбус хуҗалыгы үсеше башлана.

Шәһәр башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән мактаулы юбилярны Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Исхаков Айнур Рәсим улы котлады.

«Валентин Евгеньевич, сезнең тормышыгыз, хезмәт эшчәнлегегез – районның яшь җитәкчеләре өчен үрнәк», - дип билгеләп үтте Айнур Рәсимович. – Валентин Евгеньевичның безнең шәһәр үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез, ул күп буыннар өчен үрнәк булып тора. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм яңа казанышлар телибез!»

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса