Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең “Бирлик” әзербайҗан диаспорасы әгъзалары хәйрия акциясе уздырды

Традицион акция «Рамазан» ае ахырында, төп бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете алдыннан яки аннан соң уза.

Әлмәтнең “Бирлик” әзербайҗан диаспорасы әгъзалары һәм социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре үзләре карамагындагыларга кунакка бардылар.

Традицион акция «Рамазан» ае ахырында, төп бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете алдыннан яки аннан соң уза. Хәйриячеләр физик мөмкинлекләре үзенчәлекле кешеләр, аз керемле һәм башка мохтаҗлар янына килделәр. Алар 10 гаиләдә булдылар һәм азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Шулай ук Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр турында да онытмаганнар. Алар өчен зур хәйрия табыны әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса