Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында спартакиада узды

Быелгы спартакиадада авыл җирлекләреннән 26 команда катнашты.

Авыл җирлекләре арасында кышкы спартакиада уеннары үткәрү-күркәм чараларның берсе. Әлеге спартакиаданың ярты гасырдан артык тарихы булуы гына да бу чараның дәрәҗәсе һәм әһәмияте зур булуы турында сөйли.  Авыл яшьләренең иң беренче кышкы спартакиадасы Яңа Кәшер авылында узганын күпләр хәтерлидер әле. Ул республика күләмендә беренче тапкыр оештырылуы белән тарихка кереп калды. 

Соңгы елларда ярышлар программасы спортның күп кенә төрләре белән тулыланып, тагын да масштабрак төс алды. Гадәттә ул февраль аенда уза иде. Кагыйдә буларак, спартакиадада җиңү яулаган авыл киләсе елда узачак спорт бәйрәменең юмарт хуҗасына әверелеп, колач җәеп кунаклар кабул итә торган иде. Хәзер исә спартакиаданың элегрәк булган таләпләре бераз үзгәрде, хәзер инде ярышларда спорт белән мавыгучы  һәрбер кеше катнаша ала.
 Гаилә елына багышланган  54нче авыл спартакиадасын үткәрүнең  мактаулы хокукы быел да  Габдрахман авыл җирлегенә тапшырылды. Һәм бу аңлашыла да.  Шушы авылда туып-үскән Татарстан Республикасы Рәисенең нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдиновның тырышлыгы белән биредә күләмле спорт һәм мәдәният чараларын үткәрү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган бит. Бу турыда район башлыгы Тимур Нагуманов үзе дә басым ясап әйтеп узды. 

- Иң мөһиме - төзелгән спорт объектларының халык белән тулып торуы. Бу үз чиратында районыбызда сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүчеләрнең шактый күп булуы турында сөйли. Вакыт табып, спартакиадада катнашырга теләк белдергән авыл кешеләренә һәм спортчыларга уңышлар һәм җиңүләр генә телим,  - диде ул. 

 Быелгы спартакиадада авыл җирлекләреннән 26 команда катнашты. Алар өчен 8 спорт төре буенча үзара ярышлар оештырылды. Аларны һәм чарага килгән башка кунакларны Габдрахман авыл җирлеге башлыгы Ренат Мифтахов кайнар сәламләде. – Авыл кешеләре җир җимертеп эшлиләр, спортта да сынатмыйлар алар, - дип ассызыклады Ренат Гамир улы. Аның әйткәннәре хак булды. Авыл спорт сөючеләре заманча бассейнда да йөзделәр, кул һәм мускул көчләрен дә сынаштылар, шашка-шахмат уйнадылар, ГТО нормаларын да тапшырдылар. Спартакиада бик оешкан төстә узды һәм барысында да тирән тәэсир калдырды. 

Халык саны 1500 гә җиткән торак пунктлар арасында Миңлебай авыл җирлеге абсолют җиңүче дип табылды, ә хуҗалар - Габдрахман авылы командасы икенче урынны яулады. Өченче урынга Түбән Мактама бистәсе чыкты. 700 ләп кеше яшәүче авыллар арасында Тайсуган, Бишмунча, Новотроицк призлы урыннарга лаек булды. Сиренькино, Кама-Исмәгыйль, Васильевкадан килгән спортчылар да җиңүчеләр рәтенә керде.

Чара бүләкләү тантанасы кебек күңелле мизгелләр белән тәмамланды.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса