Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт җирлегендә 22 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә

Ул 12 майга кадәр гамәлдә булачак.

 Бу чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чар яндыру тыела. Урман янгыннары килеп чыгу куркынычы булган территорияләрдә утка чыдам җайланмаларда, мәсәлән, мангалларда, тимер учакларда ризык әзерләү өчен ачык уттан файдаланырга рөхсәт ителми. 

Соңгы елларда халык хәзер туган көнме, юбилеймы – салют аттыртырга ярата башлады. Бу уңайдан шуны искәртәсе килә - урман янгыннары куркынычы булган торак пунктлар, балалар өчен ял итү һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары, бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләре территорияләрендә 1-3 класслы хәвефлелектәге пиротехник эшләнмәләр куллану шулай ук тыела. Моннан тыш янучан материаллардан ясалган идарә ителми торган эшләнмәләрне дә очыртырга ярамый, аларны югарыга күтәрү принцибы конструкцияләр эчендә ачык ут ярдәмендә һаваны җылытуга нигезләнгән. 

Тыелган урыннарда учак яккан өчен РФ Административ кодексының  20.4 маддәсенең 2нче өлешендә физик затларга 10000нән 20000 сумга кадәр, вазифаи затларга – 60000 сумга кадәр, юридик затларга – 800000 сумга кадәр штрафлар каралган. Янгын чыккан очракта җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр. 
 Гадәттән тыш хәл булган очракта 01, 101, 112 номерларына шалтыратыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызның тормышын саклагыз!

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса