Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр Орскида су басу корбаннарына ярдәм итәләр

Әлмәт халкы Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә су басудан зыян күргәннәргә актив ярдәм итә.

Ярдәм пункты ачылуның беренче сәгатендә 30дан артык кеше килде. Алар балалар әйберләре, азык-төлек, кием-салым алып килделәр.

Ваемсыз булмаган хатын-кызларның берсе-пенсионер Әлфия Галиуллина, ул берьюлы өч пакет әйберләр алып килде. "Ничек ярдәм итмәскә? Мин үзем Оренбург өлкәсеннән, анда үстем, анда минем туган ягым", - дип уртаклашты хатын-кыз күз яшьләре белән.

Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән Әлмәттә күрше төбәкнең зыян күрүчеләренә гуманитар ярдәм җыю оештырылды.

Җыю пункты Яшьләр үзәгендә оештырылган.Ул  8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Орскида дамба җимерелгәннән соң 711 кешене эвакуациялиләр. Шәһәрдә су басу зонасына барлыгы 4204 торак йорт эләгә, анда 10,8 мең кеше яши, шул исәптән 3375 бала, шулай ук 13 социаль әһәмиятле объект. Плотина тулысынча җимерелә. Актүбә сусаклагычыннан су агу күләме үсүен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса