Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты тормышка ашырыла

2023 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында 14,250 км озынлыктагы төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары участоклары ремонтланды.

 Әлмәт-Иске Шөгер-3,8 км.; - Кудаш-Кама Исмәгыйль-2,6 км.; Түбән Мактама Актүбә 0,550 км.; - Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт-2 км (уң як)); - Әлмәт-Азнакай-2,5 км.; - Әлмәт-Лениногорск-2,8 км юллары ремонтланды.

Шулай ук «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында «Ак Чишмә авылына керү юлы» автоюлындагы күпер реконструкцияләнде. "Рус Акташы - Азнакай" автомобиль юлында Дала Зәе елгасы аша күпер капиталь ремонтлана, объект 2024 елда төзелеп бетәчәк.

2024 елда әлеге милли проект кысаларында 2,717 км озынлыктагы юл участокларын ремонтлау планлаштырыла. : - Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт-1,167 км; Әлмәт - Мөслим 1,550 км.

"Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты Россиядә юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл инфраструктурасын яңарту һәм реконструкцияләү максатыннан эшли башлады, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса