Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыюлар һәм тырышлар Һөнәре

Резервуарны нефть продуктларыннан арындыру - куркынычсызлык мәсьәләләренә күтәренке игътибар таләп итүче, катлаулы һәм бик җаваплы процесс. Мондый эшне бары тик махсус өйрәтелгән, кыю кешеләргә генә ышанып тапшыралар.

Күптән көтелгән язгы кояш нурлары кәефне сизелерлек күтәрә, нәтиҗәле хезмәткә рухландыра. Ә менә «Әлмәтнефть» идарәсенең нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехы 1 нче бригадасында шатлану өчен тагын бер сәбәп бар. Илгиз Гариповның юбилее уңаеннан оештырылган тантана -  мәшәкатьле дә, шул ук вакытта күңелле дә чара.

Бригада традицияләре
Теләсә кайсы коллективтагы кебек үк, резервуарларны һәм сыешлыкларны чистарту бригадасында да туган көннәрен билгеләп үтүче хезмәткәрләрне хөр-мәтләүнең үз традицияләре яшәп килә. Бу - эш көне дәвамында аларга аерым игътибар күрсәтү дә, яхшы теләкләр теләү дә, кул кысышу да, бәйрәм уңаеннан торт белән чәй эчү дә. Ә калган вакытта эш көннәре гадәти режимда уза. Игътибар үзәгендә булып алгач, юбиляр да үзенең турыдан-туры вазифаларын башкаруга керешә.

Мастерның бурычы
Нефть резервуарларын чистартучының эше ни дәрәҗәдә мөһим икән-леген бәяләү җиңел түгел. Андый җиһазларны утырымнардан һәм төбендәге калдыклардан вакытында чистарту элеккечә үк әзер продукцияне хәзерләүгә йогынты ясый торган технологик процессның мөһим өлеше булып кала бирә.

Резервуарны нефть продуктларыннан арындыру - куркынычсызлык мәсьәләләренә күтәренке игътибар таләп итүче, катлаулы һәм бик җаваплы процесс. Резервуар чистартучы эше газ шартлау куркынычы янаган категориягә керә һәм бары тик бер смена дәвамында гамәлдә булган наряд-допуск буенча гына башкарыла.

Мондый белгечләргә карата аерым таләпләр булу үз-үзен аклый. Корычтан эшләнгән вертикаль резервуар (РВС) эчендәге ябык урында озак вакыт булырга туры килү сәбәпле, көтелмәгән хәлләр килеп чыга-нитә калса, ашыгыч гамәлләргә әзер булырга кирәк. Шуңа күрә мондый эшне бары тик кыю һәм махсус өйрәтелгән кешеләргә генә ышанып тапшыралар.

Резервуар чистартучылар бригадасы эшчәнлегендә иң мөһиме - бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү. Страховка - бу эштә аеруча мөһим фактор. Бер кеше РВС эчендә эш башкарганда, ике кеше тулы экипировкада резервуар янында тора. Аларның бурычы - көтелмәгән ситуацияләрдә ашыгыч чара күрергә әзер булу. 

Аларның һәрберсе эчтәге кешедән сигнал алганда нәрсә эшләргә кирәклеген бик яхшы белә.
Бу процесста мастерның вазифасы исә алга куелган бурычны билгеләнгән срокларда сыйфатлы итеп үтәүне оештырудан гый-барәт. Моның өчен аңа бригаданы бөтен әйберләр: материаллар, җиһазлар һәм техника белән вакытында тәэмин итәргә кирәк. Һәм монда коммуникатив сәләтләр һәм алга куелган максатларга ирешү осталыгы бик ярап куя.

Гаилә учагыннан көч алып
Гариповлар гаиләсендә какшамас кагыйдәләр һәм традицияләр хакимлек итә. Юбилей тантанасы өй тулы кунаклар - иң якыннарны һәм туганнарны җыячак. Һәм Илгиз Мохтар улы үз куллары белән төзегән иркен йортта юбилярга карата эчкерсез һәм җылы теләкләр, аның белән сок-лану сүзләре яңгыраячак. Ә хуҗа кунакчыллык һәм елмаюлы ачык йөзе белән мәҗлескә җыелучыларга рәхмәт әйтә-чәк һәм сый-нигъмәтләр белән сыйлаячак.

Алга таба тормыш гадәти ритмда дәвам итәчәк: эшкә чыгып китәр алдыннан иртәнге изге теләкләрне ишетү һәм зур кайгыртучанлык белән әзерләнгән төшке ашны алып эшкә китү, эш урынында исә хезмәттәшләренең хәлен белешү һәм эш планын билгеләү, производство бурычын хәл итүнең оптималь юлын сайлау, эш көне азагында уңышлы эшләргә ярдәм итүчеләрнең аерым тырышлыклары өчен рәхмәт белдерү, шатланып өйгә кайту һәм кичке аш вакытында күңелле әңгәмә кору.

Илгиз Гариповның тормышында шулай ук хуш исле алмагачлар күләгәсендә уңайлы беседкасы да булган иркен бакча, кулына кәрзин тотып урман буйлап ашыкмыйча саф һава сулап йөрү, кулына кармак тотып елга буенда дусты белән фәлсәфи әңгәмә корып утыру, онык-лары белән күңелле уеннар уйнау һәм әйләнә-тирәдәге матурлыкларга хозурланып гаилә белән автомобильдә сәяхәт итү кебек рәхәтлекләр дә бар. Болар барысы да Илгиз Гариповның тормышын бай эчтәлекле итә.

Эльмира Царегородцева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса