Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язгы ташу уяулык сорый

Быел кар мулдан яву сәбәпле әлмәтлеләр ташу төшүне аеруча сагаеп көтәләр.

Март азагы да килеп җитте. Нәрсә генә дисәң дә, яз үзенекен итә - көндез кояш үзенең җылы нурларын мулдан сибә, юллардан, тротуарлардан гөрләвекләр ага, ишегалларыннан вакытында чыгарып түгелмичә, каралып, пычранып беткән кар өемнәре дә күзгә күренеп эри. 

Синоптиклар явым-төшем башланачагы турында ис-кәрткәннәр иде, аларның әйткәннәре хак булды, атна уртасыннан яңгырлар коя да башлады. Плюслы температура өстенә явым-төшем дә киткәч, шәхси хуҗалыклардагы каралты-кураларга, базларга су керәсен көт тә тор инде. Һава торышының алдагы көннәрдә ничек буласын белеп булмый, аннан соң табигать үзе дә гел «сюрпризлар» ясарга ярата. 

Елдагыча, Урсалы һәм Иске Әлмәт микрорайоннары, Тайсуган, Түбән Мактама, Рус Акташы, Елховой авыллары халкы уяу бүген. Ә шәһәрдә кайбер торак йортларның подвалларына су төшкәне инде билгеле. Бу уңайдан редакциябезгә шалтыратучылар да булды. 

Идарәче компанияләргә алдан ук хәстәрен күрергә - йорт тирәләрендәге карны вакытында чыгарып түгәргә һәм ерганаклар ерып, кар суларын йортлар нигезеннән читкәрәк юнәлтергә генә кирәк булгандыр да бит инде югыйсә. Әлмәт җирлегендәге язгы ташу белән бәйле ситуация быел зур җаваплылык соравын эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев үзе дә әйтте. 

- Әлегә артык борчылырга сәбәп күренми. Дала Зәенең торышына көненә ике тапкыр күзәтү ясала. Яңгырлар карны шактый гына эретте эретүен, тик атна азагына алар тәмамланырга тиеш. Әгәр дә инде елгадагы су кинәт кенә күтәрелә икән, бу турыда халыкка кичекмәстән җиткереләчәк, - диде белгеч. Шул ук вакытта биш районның - Карабаш, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы һәм Әлмәт җирлекләренең кар сулары Дала Зәе аша узуын, ә елганың Әлмәт җирлегендә булуын күз уңында тотарга кирәк. Кинәт кенә җылытып җибәргән очракта Дала Зәенә көчле йөк-ләнеш булырга мөмкин. 

Елховой авыл җирлегендә узган ел су басу очраклары күзәтелгәнлектән, әлеге мәсьәлә аеруча җитди караш таләп итә. Бу уңайдан тиешле чаралар күрелгәнлеге билгеле. Рус Акташында да Зәй елгасының торышын көн дә күзәтәләр икән. «Зәй уянган, хәзер яңгырлар да башланды. Халык белән сөйләшүләр узды, ситуация игътибар үзәгендә», - дип ышандырды авыл җирлеге башлыгы.

Язгы чор авыл кешеләре өчен бераз мәшәкатьле инде ул. Аны бәла-казасыз, артык зур хәвефләрсез уздырып җибәрергә язсын иде берүк. 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса