Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәк ялкынын окоп шәме итеп

Без бит инде чыннан да сугыш бүтән булмый дип яши идек. Ә ул булды.

Сугыш бара. Кайчан туктар - билгесез. Анда кемнеңдер газиз баласы, атасы, ире, абыйсы, туганы... Анда шимбә дә, якшәмбе дә, ял, бәйрәм көннәре дә юк. Бә-леш-пәрәмәчләр дә пешереп көтеп тормыйлар. Анда сугыш. Анда юеш, салкын. Ләкин ничек авыр булса да солдат солдат булып кала, бар авырлыкны җиңә. Чөнки безнең ярдәм, аларга булган ышаныч, ярату аларга рухи ныклык, көч бирә. Ә солдатларга ярдәм бик кирәк. Шуңа да безнең хатын-кызларыбыз, ир-атларыбыз кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышалар. 

Әзерләгән ризык, кирәк-яраклар белән тыныч тормышның җылысын, яшәү ямен, уңай, яхшы хисләрне озаталар. Әйе, бу чыннан да шулай. Елап, җебеп әзерләнгән ризык белән чагыштырганда елмаеп, көлеп, догалар укып, изге теләкләр теләп әзерләгәне гел башка. Әлбәттә, андый эш күмәклекне ярата. Ә аны оештыручы кеше кирәк.

Кичүчатлыларның бу яктан үз алымнары, үз тәр-типләре. Зөбәрҗәт Садриева, Мөслимә Мостафиналар әлеге изге гамәлне оештырып, үз артларыннан башкаларны да ияртәләр. Монда инде кешегә кушып, мәҗ-бүри эшләтеп, чакырып булмый. Авыл төркеменә менә шушындый игълан куйгач, кем генә яудагы солдатларга ярдәм итүдән баш тартыр икән?!
Хәерле кич! Кичүчат мәдрәсәсендә сугышка ярдәм эшләре дәвам итә. Әле дүшәмбе тагын бер партия күчтәнәчләрне озаттык кына, ә бүген инде 2 маскировка сеткасын чигеп тә бетерделәр, 28 кг сохари да киптерелеп, 5 литрлы су савытларына тутырып та куйдылар. 
Уңган кызлар һәм ки-леннәр! Фронттан хәбәр килде - окоп шәмнәре кирәк! Парафинга заказ бирдек, 1 апрельдә килә. Тиз арада консерва банкалары кирәк - борчак, кукуруз, ананастан бушаганнар ярый, бик ваклар булмасын. Көтәбез. Уңган әбиләр оешмасы.

Әйе, җылы сүз, елмаюлы бер караш бөтен борчуларны, сагышларны таратып җибәрә. Шулай итеп чакыргач, кем инде ярдәм кулын сузмый калсын.

Үзебезнекеләр бит, безнең балалар, безнең солдатлар. Без дә ярдәм итмәсәк, кем?

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса