Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исемле посылкаларда - йорт җылысы

Махсус хәрби операция дәвам итә, шуның белән беррәттән махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга гуманитар ярдәм җыеп озату эше оешкан төстә бара.

26 мартта чираттагы, 18 нче биш тонналы гумконвой 1233 нче полкка юл алды. 

Солдатларга исемле посылкалардан тыш, көндәлек-кирәк яраклар озатылды. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы хәбәр иткәнчә, март башында 430 нчы полкка хәстәрләп җибәрелгән гуманитар йөк хәрбиләргә исән-имин илтеп тапшырылган. Полкка кием-салымнардан тыш, азык-төлек, медикаментлар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, предприятиеләрнең ярдә-ме белән сатып алынган техника, төзелеш материаллары алып барганнар. Хәрби госпитальләрдә дә-валанучы солдатлар ба-лаларның рәсемнәрен, алар язган хатларны кулларына алгач бик куанганнар. Гумконвойны озатып баручылар хәрбиләрнең позицияләрендә булганнар, блиндажларны карап йөргәннәр. «Егетләребез бар нәрсәне дә бик уңайлы итеп оештырганнар, сынатырга исәпләре юк. Без аларның күтәренке рухта булуларын күреп бик куандык һәм һәрберсенең исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуларын теләдек», - диләр Әлмәт волонтерлары.

Изге Рамазан аенда күп кенә авыл җирлекләре хәр-биләргә исемле посылкалар тутырып озаттылар. Өйдән килгән исемле посылкалар булса бик күңелле бит ул. Анда хаты була, әнисе үзе пешергән чәкчәге, башка төрле тәм-томы, чәе, мәт-рүшкәсе дигәндәй... Андый посылкалар бик кадерле солдатларыбызга. 

Хәрбиләрнең күбесе инде үзләре дә берничә мәртәбә туган якларына вакытлыча ялга кайтып китәргә өлгерделәр. Алар мәктәпләрдә оештырылган төрле очрашуларда катнашып, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр. 

Туган җирләреннән, туган нигезләреннән кабат чит якларга чыгып китүе солдат егетләребезгә авыр булса да, хәрби бурычларын намус белән үтәргә, Җиңү яулап кайтырга кирәк. Исән-сау гына булсыннар! Бөтенесен дә исән-имин килеш көтәбез.


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса