Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 апрельдән социаль пенсияләр арта

Социаль пенсияләрне арттыру турындагы карар пенсия алучы Россия гражданнарының социаль якланмаган категорияләренең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә бәйле.

Әлеге түләүләрнең уртача күләме 2024 елның 1 апреленнән 938 сумга артачак һәм 13455 сум тәшкил итәчәк. Инвалид балалар 1392 сумга күбрәк пенсия алачак, уртача 19948 сум була. Балачактан 1 нче төркем инвалидларга 20110 сум, инвалид-хәрби хезмәткәрләр өчен 18236 сум була.

Хәрби хезмәткәрләрнең балаларына туендыручысын югалту буенча пенсия исә 15999 сумга кадәр арта.
 
Социаль пенсияне иминият пенсиясе өчен баллар җыя алмаган кешеләр ала. Социаль пенсиягә чыгу яше иминият-некенә караганда югарырак, һәм хатын-кызлар өчен 65 яшь, ир-атлар өчен 70 яшь тәшкил итә.

Моннан тыш, социаль пенсияләр инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча карала. Мисал өчен, туендыручысын югалту буенча пенсияләрне ата-анасын югалткан яки икесеннән дә мәхрүм калган балигъ булмаган затлар ала. Шуны да белеп тору зарур, әгәр кешенең социаль пенсия гадел билгеләнгәнме яки ул иминият пенсиясенә хокуклымы икәнлегендә шиге туа икән, ул ярдәм сорап Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итә ала.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса