Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт урамнарын петуния, бархатцы һәм колеуслар бизәячәк

Чәчәкләрне өч теплицада үстерәләр.

2024 елда Әлмәтне төрле төстәге чәчәкләр белән бизәячәкләр. Шәһәр автомобиль юллары идарәсенең өч теплицасында 350 меңгә якын берьеллык сортлы үсентеләр үстерелә. Аларның күпчелеге бархатцы һәм петунияләр.

Быел урамнарда колеусларны да очратырга мөмкин булачак. Район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, орлыкларны февраль ахырында утырта башлаганнар. Беренче чәчәкләр май башында утыртылачак.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса