Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә юлчылар берничә урамда юлларны ремонтладылар

Эшчеләр 700 «квадрат»ны ремонтлаган инде.

Әлмәттә шәһәр автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре чокыр ремонты үткәрә. Эшләр  асфальт белән алып барыла.

Юлчылар Балакина, Бигәш, Киров, Тимирязев, Фәхретдин урамнарындагы тишекләрне ямадылар инде. Моннан тыш, эшләр Урсала микрорайонында Первомайская һәм Садовая урамнарында башкарыла.

Бүгенге көндә 700 кв. метр юл япмасы тәртипкә китерелгән. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса