Әлмәт хакимияте «Крокус Сити Холл»да һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды
Шәһәркүләм планерка 1 минутлык тыныктан башланды.
Әлмәттә шәһәр активының иртәнге киңәшмәсе бер минут тынлык белән башланды. Җыелганнар теракт вакытында һәлак булганнарны искә алдылар. Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов концерт залына һөҗүм вакытында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны буенча соңгы мәгълүматларны җиткерде.
Мәскәү янындагы фаҗига 22 март кичендә була. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 137 кеше һәлак булган.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа