Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә февральдә 122 сабый дөньяга килгән

61 малай һәм 61 кыз.

Агымдагы елның февраль аена йомгак ясаганда, Әлмәт муниципаль районында 122 сабый дөньяга килүен күрергә була.
Шунысы кызык, туучылар арасында җенес буенча бүленеш бертигез - бу чорда 61 кыз бала һәм 61 малай дөньяга аваз салган.
Минималь күрсәткеч белән туган баланың авырлыгы бу айда 1315 грамм тәшкил иткән, ә иң зур булып туган бала 4450 грамм авырлыкта.
Иң яшь әни кешегә нибары 19 яшь булган. Бала табучылар арасында иң өлкәне - 40 яшьлек ханым. Иң яшь әти кешегә - 21 яшь, ә иң өлкән әтигә 47 яшь.
Яңа туган сабыйларга кушылган исемнәр арасында Родион, Эмилия, Нариман кебек исемнәр һаман да актуальлеген югалт-мый.
Ә менә сирәк кушылган исемнәр буларак бу айда Муса, Йолдыз, Офелия, Асиф, Бәхтияр исемнәрен атап китәргә була.
Февраль аенда унөч баланың туу турындагы таныклыгында «әтисе» дигән графага әтисенең исеме өстәп язылган.
Никахлашуларын тер-кәүчеләргә килгәндә, шунысын билгеләп үтәргә кирәк: 2024 елның икенче аенда Әлмәт муниципаль районында җәмгысе 57 пар язылышкан - бер-берсенә гомерлек яр булырга вәгъдә биреп, алар гаилә корып яшәргә теләүләрен үзләренең имзалары бе-лән беркеткәннәр.
Бу айда шулай ук төрле сәбәпләр аркасында үз-ләренең фамилияләрен, исемнәрен һәм туу турындагы таныклыкларына «әтисе» дип язылган графадагы исемнәрне алыштыру мәсьәләсе буенча Әлмәт районы ЗАГС бүлегенә 12 кеше мөрәҗәгать иткән.
Тормыш булгач, үлем-китемсез дә булмый. Һәм үлем очракларын теркәү эшләре дә ЗАГС бүлеге аша башкарыла. Февраль аенда  районыбызда үлем турында 203 акт теркәлгән.
Гөлфия Ханова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса