Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сигезенче март маҗаралары

Быелгы 8 Март мәңгегә истә калыр, мөгаен. Бу кадәрле мистик маҗараларга тап булганым юк иде әле.

Бертуган сеңлем белән алдан сөйләшеп, бәйрәмне авылдагы туган нигездә билгеләп узарга булдык. «Мунча да ягарбыз, өчпочмаклар пешереп, рәхәтләнеп сыйланып, ял итәрбез ичмасам», дип планнар кордык. Шундый романтик уйлар белән җыендык-киттек авылга. Машина белән капка төбенә килеп туктагач, йортка керү юлын һәм ихатадагы сукмакларны кар басып киткәнен күрдек. Нишлисең инде - башта кар көрәргә туры килде. Арып-талып эшләгәннән соң, йорт ишеген ачып кереп, чәйләр куйдык, табын кордык. Иркенләп ашап, тамак туйдырганнан соң, сеңлем: «Әй, хәзер тамак та туйды, өчпочмак пешермикме әллә?» - ди башлады. «Юк инде, пешерәбез, бәлки мунча якмабыз?» - дим. «Ягабыз, бу кадәрле җыенып кайткач, мунча керми китәмме соң», - диде дә, киенеп ишегалдына чыгып китте сеңлем. Мин исә өчпочмакка эчлек әзерли башладым. Унбиш минут узмагандыр, сеңлем әйләнеп тә керде. «Мунча ишеген көчкә ачтым, утынлыкны да, сарайны да кар баскан анда. Шланглар, чиләкләр сарайда калган иде - анда керешлек түгел. Нишлибез»? - ди бу миңа. «Якмыйбыз», - дим. «Ягам дигәч ягам. Биш литрлы су бутылкалары бар -  шуның белән су ташырбыз, кайгырма», - ди бу.  Өчпочмакларны ясап духовкага тыктык та, өйдән мунчага су ташый башладык. Әй, чабабыз йорт белән мунча арасын бер итеп. Тутырдык бит теге сиксән литрлы бакны. Сеңлем мунча миче кырында бөтерелә. Көрт ерып алып чыккан кочак-кочак утыннарны берәмләп мич авызына тутыра башлады. «Кәгазь алып чык әле, кәгазь бетте», -  ди сеңлем. «Әй, нигә өйдән, мунча түбәсендә күп ич журналлар», -  дим тегеңә. «Нинди түбәдә? Син нәрсә, ул бит элеккеге мунча түбәсендә иде.

Бу бит инде яңа мунча», - дип көлә дә башлады. Уф-ффф... Ярты сәгатьләп интеккәннән соң, мич кабынып, морҗадан төтен чыга башлады. Шулай ике арада чабып йөри торгач өчпочмаклар да пеште - икәүләп утырып чәй эчтек, күршеләргә дә кереп, 8 Март бүләкләре тапшырып чыктык. Кичке биштә яга башлаган мунча уникегә әзер булды. Мунчадан кайтып, чәй эчәргә теләгән идек - газ плитәсенең  боргычлары эшләми. Бу ни хикмәт? Әй борабыз, селкетәбез - юк. «Бетте, блокировкаланган», - дип кайгыра башлады сеңлем. «Ничек? Газ плитәсе нәрсәдән эшли соң? Әллә интернетка тоташканмы ул?» - дип әйткәнемне сизми дә калдым. Әй, көләбез икәүләп. Шуннан төрткәли торгач боргычлар эшләп китте. Аллага шөкер, 8 Март көне узды. Икенче көнне иртәнге якта беренче булып йокыдан уянып, кухняга чыктым, чәй куйдым, өчпочмакларны табада җылытып алдым. Залда яткан сеңлемне уяттым да, ишеген әйбәтләп ябып чыгып киттем. Берзаман шул яктан ишек дөбердәгәне ишетелде. Ишек автомат рәвештә бикләнеп калып, сеңлем чыга алмый ята булып чыкты. Йозакны сүтеп, пычак белән каерып, көчкә ишекне ачып аны «пленнан» чыгардым. Әй аптырыйбыз инде, бу нинди хикмәтләр икән соң дип. Чәй эчеп алганнан соң сеңлем «су әрәм булмасын» дип, икенчегә мунча ягарга дип чыгып китте. Озак та үтмәде, аптыраган кыяфәттә килеп тә керде.

«Мунча ишеге эчтән каткан, ачылмый», - ди бу. Чыктык, ишекне каерып та, бәреп тә карыйбыз - ачылмый гына бит теге. Чәйнеккә кайнар су тутырып алып чыгып, көчкә ачтык мунча ишеген. Шулай итеп икенчегә мунча ягып, аны кереп, бактагы суларын түгеп кайттык. Аннан баздан бәрәңгеләр алып чыгып, кабакларны машинага тутырып кабат шәһәргә юл тоттык. Менә шулай узды безнең быелгы Хатын-кызлар бәйрәме. Бу маҗаралы хәлләргә нигә юлыкканбыздыр, белмим. Бәлки җен котырткандыр, ә бәлки күптән гүр иясе булган әниебез «туган йортны онытмагыз, балалар, ешрак кайтыгыз» дип тә кисәткәндер... 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса