Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле

«Тарихта без эзлебез» бәйгесендә Бәдртдиновлар гаиләсе беренчелекне яулады.

Гаилә учагы никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. 

Тик ул учакны ныгытып торучылар, ялкынын сүндерми яши белүчеләр, оештыручылар кирәк. Әлеге гаиләнең нәсел җебен бергә җыеп торучы, оештыручы Айгөл ханым Гомәрова (кыз фамилиясе Бәдртдинова) белән булган әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Айгөл, әлеге бәйге турында кайдан белдегез һәм ни өчен катнашырга уйладыгыз?
- Минем ике балам да «Адымнар» мәктәбендә укый. Әлеге конкурста катнашырга безгә директор тәкъдим итте. Әлбәттә инде, төрле фикерләр булды. Чөнки 26 сында буласы бәйге турында безгә 19 ы хәбәр иттеләр. Вакыт бик аз булгач, өлгерә алырбызмы, әзерләнеп бетәрбезме дигән уйлар булса да, тәвәккәлләп катнашырга булдык. Минем үземнең андый бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәм бар. Мин бик актив әни. Шуңа күрә туганнар белән сөйләшеп-киңәшләшкәч, булдырып чыгарбыз дип уйладык, һәм бик яхшы чыгыш ясадык.

- Катнашуның максаты нәрсә иде?
- 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Безнеңчә, гаиләнең тарихын, гореф-гадәтләрен, мирасын һәм ядкарьләрен өйрәнү бүгенге көндә бик актуаль. Чөнки әби-баба-ларыбыздан калган мирасны түкми-чәчми килер буыннарга җиткерү - ул гаиләбезгә, нәселебезгә булган ихтирамны белдерү. Һәм без аны үзебезнең балаларга да сеңдерәбез. Шуңа күрә бик теләп катнашырга булдык. Чөнки безнең гаиләгә карап башка гаиләләр дә үрнәк алырга мөмкин. Әби-бабаларыннан калган борынгы ядкарьләрне эзләп, аларны өйрәнеп, балаларына, оныкларына сөйләргә мөмкиннәр. Татарда бит, үткәнне белгәннең генә киләчәге бар, диләр. Әлеге чарада катнашуыбызның төп максаты - башкаларның үз нәселләрен барлап, балаларына, оныкларына җит-керүенә этәргеч бирү.
- Айгөл, әлеге бәйгедә га-иләгездән кемнәр катнашты? 
- Әтиемнең 75 яшьлек абыйсы, 70 яшьлек апасы катнашты. Әтием Ришат, аңа 65 яшь. Шулай ук үзем, туганнан-туган апаларым, аларның балалары. Без барлыгы сигез кеше булдык. Тугызынчыга Гөлназ апа. Ул гаиләсе белән Болгариядә яши. Анда татар мәдәниятен, татар халкының аш-суын пропагандалау буенча зур эш алып бара. Үзебезнең чыгышыбызда без аны да чагылдырдык. 
- Ялгышмасам, төп юнә-леш шәҗәрәләр, нәселеңне барлау иде. Сез әлегә кадәр шәҗәрәләр белән кызыксына идегезме?
- Әйе, бу - шәҗәрәләр фестивале иде. Безнең нәсел шәҗәрәсен әти-әниләребез күптәннән ясаттылар. Аны безгә шагыйрь, тарихчы, шәҗәрәләр төзү остасы Дамир абый Гарифуллин ясап биргән иде. Ул моннан 20 еллар элек эшләнгән. Мин быел аны яңартырга уйладым. Чөнки гаиләбез үсә бара, шәҗәрә агачының ботаклары да ныгый. Мин яңа буыннарны да туплап декабрь аенда яңа шәҗәрә ясаткан идем. 
- Конкурска әзерлек ничек барды? Нинди бирем-нәр бар иде?
- Конкурсның нигезлә-мәсе белән бик җентекләп танышып чыктык. Ул ике өлештән торды. Беренчесе - аш-су күргәзмәсе, ә икенчесе сәхнәдә гаиләнең визит карточкасын - шәҗәрәне һәм берәр иҗади номер күр-сәтергә кирәк иде. Башта үзем бөтенесен өйрәнеп сценариен яздым. «Адымнар» мәктәбе бик нык ярдәм итте. Күптән онытылган ашларны пешерергә тырыштык.
Узган елны без 99 процент охшашлык белән әби-бабайның йортының макетын ясаган идек. Ул бик матур булды. Күргәзмәгә аны да алып бардык.
Карт әби-бабаларыбыз-ның киемнәрен манекеннарга кигереп тамашачыларга күрсәттек. 
- Әлеге бәйгеләрнең файдасы нәрсәдә дип уйлыйсыз?
- Әлеге бәйгенең файдасы чиксез. Безнең гаилә, безнең нәсел болай да дус, тату яши идек. Чарага әзерләнгәндә, катнашканда без тагын да ныграк якынайдык, бер-бөтенгә әйләндек. Еш аралаша башладык. Чөнки бит әле республика этабына әзерләнәбез. Аннан, без бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбызны искә алабыз. Юкка әйтмәгәннәр бит инде, исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, дип.
- Бүгенге яшь әти-әни-ләргә бу уңайдан нәрсә ки-ңәш итәр идегез?
- Үз гаиләләренең тарихы белән кызыксынсыннар. Аларны балаларына, онык-ларына җиткерсеннәр иде. Чөнки шулай булганда гына гаиләләр нык була, таркалмый, ятим балалар булмый, туганлык җепләре өзелми. 
- Айгөл ханым, ничек уйлыйсыз, бу юнәлештә безнең шәһәрдә, районда эшләр ничегрәк тора?
- Гаилә елы буларак мәк-тәпләрдә төрле чаралар еш үткәрелә. Бу әзерлек вакытында безгә «Адымнар» мәктәбе зур ярдәм күрсәткән кебек, алдагы этапка әзерлек барышында шәһәр хакимияте тарафыннан да ниндидер ярдәм күрсәтелсә бик яхшы булыр иде. Без бит шәһәр данын, Әлмәт данын яклыйбыз. 

Әйе, әлеге сөйләшү, әлеге язма газета укучыларыбызны уйландырмый калмас. Бүгенге болгавыр заманда гаилә ныклыгы - ул илебез ныклыгы да.  Ә шушындый милләт җанлы, тәрбияле, тәүфыйклы әниләр булганда без югалмабыз.


Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса