Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның 8 март белән котлавы

Кадерле хатын-кызларыбыз, Әлмәт муниципаль районының гүзәл затлары!

Сезне язның һәркем яраткан, иң күркәм тәүге бәйрәме - 
Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! 
8 Март - ул иң якты хис-тойгылар, күңел җылысы һәм игелек белән тулы бәйрәм. Гүзәл һәм сөйкемле, көчле һәм зирәк, талантлы һәм максатка омтылучан, ярата һәм яраттыра белә торган - хатын-кызларга хас булган иң асыл сыйфатларны бәяләү өчен эпитетлар җитми. Сез гармония һәм уңайлылык булдырасыз, тирә-юнегездәгеләргә игелек һәм шатлык бүләк итәсез. Сезнең эчкерсез елмаюыгыз, күңел юмартлыгы, энергиягез һәм оптимизмыгыз тормышны яхшы якка үзгәртә. Сез - безнең муза, ышанычлы иптәшләр, мәңгелек сер һәм тирән эчтәлек белән тулы шәхесләр. Кайсы өлкәдә генә эшләсәгез дә, сез хезмәтегез, эшкә җаваплы каравыгыз, даими рәвештә камиллеккә омтылуыгыз аркасында югары нәтиҗәләргә ирешәсез. 

Ләкин җирдә иң зур мог-җиза - хатын-кызның тормыш бүләк итү сәләте, ана булу билгеләнеше. Күбегез өчен әни булу - тормыш мәгънәсе. Безнең шәһәрдә һәм районда 3074 күпбалалы гаилә, 213 опекун, 25 тәр-биягә бала алган гаилә яши. 134 тән артык гаилә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли. Дәүләтебез аналарны һәм балаларны яклау буенча моңарчы күрелмәгән ярдәм чаралары кабул итә. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елы сезгә тагын да күбрәк өметләр баглый, яңадан-яңа перспективалар ача. Без үзләрен бөек ана булуга багышлаган һәркемгә чын күңелдән рәхмәтле.

Россия иминлеген һәм суверенитетын яклаучы хәрбиләребезнең әниләренә һәм хатыннарына чын кү-ңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезнең улларыгыз һәм ир-ләрегез чын каһарманнар, Ватанның лаеклы уллары. Алар белән горурланабыз.

Кадерле хатын-кызлар, сез яраткан һәм сезнең өчен кадерле булган һәр-кемнең сәламәт булуын телим! Бу язгы бәйрәм сезне якыннарыгызның игътибары белән җылытсын, бәхет һәм яхшы кәеф бүләк итсен!

Әлмәт муниципаль районы   башлыгы Тимур Нагуманов


 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса