Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә республика патриотик конкурсы узды

Конкурста Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты.

26 февральдә Әлмәт һөнәри көллиятендә  узган елгы батырлыктан алып бүгенге көн геройларына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга кадәр  җиңү тарихына багышланган «Вакыттан көчлерәк хәтер» республика патриотик конкурсы узды.

Пленар өлешне колледж директоры - Шәрипова Анжела Фатыйх кызы ачты һәм Әлмәт район мәдәният йорты директоры - Беляева Наталья Владимировна сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Чараның барлык кунаклары да сугышчан дан галереясында булдылар, шулай ук Липатова А. М. һәм Тазин П. В. үткәргән тормыш иминлеге буенча ачык дәрестә катнаштылар.

Чара катнашучыларны дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләү тантанасы белән тәмамланды:

I урын Стрелкова Анна - Казан инновацион университеты колледжының Әлмәт филиалы.
II урын Захарова Залина - Әлмәт һөнәри колледжы; Шакирова Эльвира - Арча педагогика колледжы.
III урын Кудряшова Ләйлә-Әлмәт медицина колледжы; Исрафилов Булат-Минзәлә педагогия колледжы. 

«Вакыттан көчлерәк хәтер» республика конкурсы һәр катнашучы өчен мөһим вакыйгага әверелде, үз белемнәрен киңәйтергә, патриотизм, горурлык һәм Ватан алдында җаваплылык хисе тәрбияләргә ярдәм итте, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса