Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөкүмәт хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм өчен акча бүлеп бирәчәк - РИА Новости

18 миллиард сум грант бүлеп бирелә.

Россия Хөкүмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә тормыш ситуацияләрен хәл итүдә ярдәм өчен «Ватанны саклаучылар» фондына 18 миллиард сум грант бүлеп бирәчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин белдерде, дип яза РИА Новостига сылтама белән "Татар-информ".

Михаил Мишустин Россия Кораллы көчләренең ихтыяҗларын тәэмин итү буенча координацион совет утырышында белдергәнчә, февраль башында «Ватанны саклаучылар» фонды эшчәнлегенең юнәлешләре киңәйтелгән. Шул исәптән, махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучыларының гаилә әгъзаларына ярдәм чараларының тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту буенча да.

«Хәзер 18 миллиард сумнан артык күләмдә грант юнәлдерәбез, бу акчалар безнең хәрбиләргә, аларның гаиләләренә тормыш ситуацияләрен хәл итүдә ярдәм өчен билгеләнгән. Сүз, беренче чиратта, хезмәттән азат ителгәннәр өчен тиешле медицина эшләнмәләре, техник реабилитация чаралары сатып алу, шулай ук уку яки алга таба эшкә урнашу өчен яңа һөнәри әзерлек документларын торгызу турында бара», — дип хәбәр итте Мишустин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса