Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстандагы автоинспекторлар ватылган автобустан кешеләрне эвакуацияләде

26 пассажирның барысы да исән-сау, автоинспекторларның шоферы оператив ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

ТР Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре трассада ватылган автобустан кешеләрне эвакуацияләделәр, дип хәбәр итә ведомство.

Автобус Казанга Оренбург ягыннан барган, әмма аның генераторы ватылган. Полиция майорлары Артур Хәлиуллин, Хәйдәр Нәҗмиев, полиция лейтенанты Адел Шәйхетдинов составындагы юл-транспорт экипажы пассажирларны  төзек автобуска эвакуацияләүне оештырды.

Урында хезмәткәрләр ремонт үткәрелгәнче көйләү эшләрен башкаралар, аннан соң автобус Әлмәткә кайта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса