Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 200 нче баланың тууы теркәлде

Ибраһимовлар гаиләсендә сөенечле вакыйга булды.

11 февральдә Ренат Минасхат улы һәм Эльмира Рөстәм кызы Ибраһимовлар гаиләсендә сабыйлары туа, аңа матур  Булат исеме кушалар. Баланың авырлыгы 3500 грамм һәм буе 53 сантиметр. Бу Ибраһимовлар гаиләсендә икенче бала. Абыйсының өендә Камилла апасы көтә.

ЗАГС идарәсе белгечләре кыска вакытлы ялга кайткан «Фиксик» кушаматлы, фонариктан танкка кадәр төзәтә алган алтын куллы мобилизацияләнгән сугышчыны һәм аның тормыш иптәше Эльмираны уллары Булат тууы белән котладылар, аларга беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны һәм «Татар милли ашлары» истәлек китабын тапшырдылар.

 

 

Фото: ЗАГС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса