Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 319 акыллы домофон урнаштырылды

12 февральдә Әлмәт муниципаль районының гомумшәһәр планеркасы узды.

Киңәшмәне ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов кар җыю буенча башкарылган эшне билгеләп үтте һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәклеген белдерде. Ул шулай ук шәһәрнең җаваплы хезмәтләренә мөмкин булган су басуларга әзерләнергә кушты.

Планеркада төп доклад белән «Таттелеком» филиалы директоры Артем Надин чыгыш ясады. Ул «Таттелеком» ААҖнең 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

Әлмәт филиалы структурасы ун муниципаль районны үз эченә алган ун бүлекчәдән тора.

Әлмәт филиалы үз инфраструктурасын актив үстерә. Шәһәрдә 319 акыллы домофон урнаштырылган. Beward маркалы IP-домофоннар видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, аларны шәһәр видеокүзәтү зонасын, шулай ук йорт яны территориясен күзәтү өчен куркынычсыз шәһәр видеокүзәтү системасы серверларына тоташтырырга мөмкин.

 

Фото:  ПАО "Таттелеком" матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса