Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исән-имин әйләнеп кайтыгыз

Безгә язалар.

Иске Михайловка авыл җирлегеннән махсус хәрби операция зонасына киткән егетләребез аз түгел. Алар үз вакытында безнең Иске Михайловка мәктәбен тәмамладылар. 

Җирлек халкы мобилиза-цияләнгән солдатларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Хатын-кызлар өй токмачы әзерлиләр. Халык үз акчасына посылкалар туплый. Әлеге эшчәнлекне Гөлшат Фәттахова белән Айгөл Гарифуллиналар оештыра.

Иске Михайловка мәктәбе коллективы да бу эштән читтә калмый. Без технология дәресләрендә балалар белән окоп шырпылары ясыйбыз, аларны шулай ук ау шырпылары дип тә атыйлар. Мәктәп педагоглары һәм хезмәткәрләре билгеле бер вакыт дәвамында окоп шәмнәре ясау белән мәшгуль булдылар. Парафинны сатып алуда Гөлшат Мөнәвировна ярдәм итте, ул авылдашлары җыйган акчага парафинга заказ бирде.

Мәктәбебездә мәктәп яны участогы бар, анда без яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәбез. Уңышның бер өлешен сугышчыларыбызга озатабыз. Укучылар хатлар һәм рәсемнәр аша солдатларга үзләренең изге теләкләрен юллыйлар.
Егетләр, зинһар өчен, исән-имин әйләнеп кайтыгыз! Без сезне көтәбез!

Лилия Мортазина, башлангыч сыйныф укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса