Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттән 430-нчы полкка 3 тоннадан артык гуманитар йөк озатылган

Инициатив төркем ярдәмендә техника оператив рәвештә сатып алынды.

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына, 430-нчы полкка, 3,5 тоннадан артык гуманитар йөк озатылды. Бу хакта туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.

"Егетләрдән мобиль техника сорап ашыгыч сорау килде. Инициатив төркем ярдәмендә техника оператив рәвештә сатып алынды", - диде ул.

Ярдәм

Шулай ук волонтерлар һәм районның битараф булмаган халкы тырышлыгы белән сугышчылар өчен иң кирәкле әйберләрне җыярга мөмкин булды: медикаментлар, җылы әйберләр, кием-салым, гигиена чаралары, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре һәм костюмнар, азык-төлек һәм исемле посылкалар.

"Эш дәвам итә. Сугышчыларыбыз өчен кирәк булганның барысын да эшләүче барлык волонтерларга рәхмәт әйтәсем килә. „Ватанны саклаучылар“ фонды координаторы Ольга Илдуковага да зур рәхмәт. Ул яңадан кирәкле окоп шәмнәре җитештерүне оештырды", - диде район башлыгы.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса